Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ал мине, ал мине» – Асылъярның яңа җыры нәрсә турында?

news_top_970_100
«Ал мине, ал мине» – Асылъярның яңа җыры нәрсә турында?
социаль челтәрләр

Эстрададан югалып торган җырчы Асылъяр соңгы вакытта яңадан күренә башлады. Артистны телевизор экраннарыннан еш күзәтәбез. Җырчы үзенең образын да шактый үзгәртте. (Ул хәзер Гүзәл Уразова һәм Иркәгә бик нык охшаган). Тамашачысын яңа җырлары белән дә сөендереп тора.

Шушы көннәрдә Асылъярның тагын бер яңа җыры чыкты. «Ал мине искә» җырының сүзләрен Ренат Галиәскәр, көен Илназ Гарипов иҗат иткән. Сүз дә юк, көчле тавышлы Асылъяр башкаруында җыр шәп яңгырый. Ләкин тексты… җырның ертыгы юк дисәләр дә, беренче тыңлаганда ук колакны ярып керә.

«Ал мине-е-е,

Ал мине-е-е

Ал мине искә-ә-ә!

Ал мине-е-е,

Ал мине-е-е

Ал мине искә!

Элеккедәй

Чын күңелдән җырла.

Булсын әйдә,

Тыңлаучы үзгә.

Күкләргә шулай уңай –

Ал мине искә!»

«Ал мине, ал мине» – «возьми меня, возьми» дип өзгәләнә җырчы. Оятсызлыкта гаепләмәгез, ләкин, җырның беренче юлын ишетүгә үк, башка «ал мине» сүзенең тәрҗемәсе килеп баса бит. Җырчылар мондый җырларны нәрсә уйлап яздыралар икән? Әллә инде бу да – иҗат җимешен популярлаштыруның бер ысулымы?

Шигырь формасында, ул, бәлки, матур гына укыла торгандыр, бәхәсләшмибез. Өстәвенә, җырчыларның җыр текстларын үзләренә яраклаштырып үзгәртә торган гадәтләре дә бар.

Бу очракта «җырны кем бозган» дигән сорау гына эленеп кала инде: җырчымы, шагыйрьме, композитормы?

«Искә ал,

Искә ал,

Искә ал мине», – дип җырлау дөресрәк булыр иде, бәлки? Сез ничек уйлыйсыз, дуслар?

Татар эстрадасындагы мәгънәсез җырлар турында биредә язган идек:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100