news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Әл-Әзһар» академиясе имамнары Татарстан мәчетләрендә тәравих намазлары үткәрә

news_top
«Әл-Әзһар» академиясе имамнары Татарстан мәчетләрендә тәравих намазлары үткәрә
Фото: https://dumrt.ru

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте чакыруы буенча республикабызга «Әл-Әзһар» академиясеннән (Мисыр дәүләте) 7 дин галиме килде. Алар – Коръән укучылар һәм ислам фәннәре укытучылары. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Рамазан аеның соңгы ункөнлегендә кунаклар Татарстан мәчетләрендә тәравих намазлары һәм лекцияләр үткәрә. Сәфәр дини багланышларны ныгыту максатыннан тормышка ашырыла.

Мисыр имамнары республиканың Чистай, Кукмара, Әлмәт, Лениногорск, Арча, Түбән Кама һәм Бөгелмә мөхтәсибәтләренә юл тотты, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар