Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Al Arabiya»: Ливанның «Хезболла» оешмасы Израильдән теракт өчен үч алачак

news_top_970_100

Хәбәрләр алмашу өчен кулланыла торган пейджерлар шартлавы аркасында, Ливанда 3 меңгә якын кеше зыян күргән. Кешеләрнең бармаклары, куллары өзелгән, гәүдәләре җәрәхәтләнгән. Күзсез калучылар бар.

Соңгы мәгълүматлар буенча, йөзләгән пейджер шартлавы нәтиҗәсендә 9 кеше һәлак булган. 2,8 меңнән артык кеше яраланган, аларның 200е авыр хәлдә. Бейрут хастаханәләре тулы, бөтен ил табиблары гражданнарны кан бирергә чакыра.

«Хезболла» партиясе бу терактта Израильне гаепли, дип яза «РБК».

*Хезболла – хәрбиләштерелгән шигый оешма һәм Ливанда Иран үрнәгендә ислам дәүләтен төзү өчен чыгыш ясый торган сәяси партия. «Хезболла» хәрби җиһадны пропагандалый һәм куллана.

«Al Arabiya» язуынча, Ливандагы пейджерлар белән булган теракт өчен Израильдән үч алачаклар. Аның аркасында 3 меңгә якын кеше зыян күргән, шул исәптән «Хезболла» төркеме тарафдарлары да күп, диелә төркем белдерүендә.

«The New York Times» (NYT) һәм «Reuters» мәгълүматлары буенча, шартлаган пейджерларны Тайвань компаниясе «Gold Apollo» җитештергән. Анда агентлыкка бу мәгълүматны кире какканнар. Җайланмаларны компания брендын куллану хокукы булган Европа фирмасы җитештергән, дип хәбәр иткәннәр. Чыганаклар «Reuters»ка пейджерларның Ливанга ел башында китерелүе турында сөйли. Берничәсенең сүзләренчә, җайланмаларны шартлату планы күп айлар буена эшләнгән.

Һөҗүмнең ничек башкарылуы турында берничә төрле версия тәкъдим ителә. «Sky News Arabia» чыганаклары мәгълүматы буенча, «Моссад» Израиль разведкасы «Хезболла» өчен билгеләнгән пейджерларга керү мөмкинлеген алган һәм аларда аккумуляторны җылытканда шартлый торган PETN (пентаэритриттетранитрат) шартлаткыч матдәсен урнаштырган.

«Nyt», чыганакларына сылтама белән, 28-56 г авырлыктагы шартлаткыч матдә һәр пейджерда батарея янына куелган булган, дип яза. Шартлаткычны дистанцион активлаштыру өчен, күчергеч дә урнаштырылган булган. Пейджерларны җирле халык шифрланган элемтә өчен кулланган.

Ливандагы «Хезболла» әгъзаларының коммуникация җайланмалары шартлау кадрлары.

Хәрбиләштерелгән оешма белән бәйле телеграм-каналлар хәбәр итүенчә, йөзләгән шундый җайланмалар шартлаган. Әлеге ысул белән ЦАХАЛ, соңгы берничә айда бөтен дөнья белгечләре сөйли торган тулы масштаблы һөҗүм алдыннан ливанлыларны элемтәдән мәхрүм итәргә тели, дип фаразлыйлар.

Илнең көньягында да берничә шартлау булган. Җирле халык ракеталар килүе турында хәбәр иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100