Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Акырып янды ата каз» — Фирдүс Тямаев беренче тапкыр каз пешергән

Җырчы көйгән казның видеосын күрсәтте.

news_top_970_100
«Акырып янды ата каз» — Фирдүс Тямаев беренче тапкыр каз пешергән
«Татар-информ» архивы

Яңа елда каз пешерү традициясе һәр гаиләдә диярлек саклана. Шул уңайдан Фирдүс Тямаев репетиция ясарга булган. Ул урамда махсус җайланмада каз пешергән видеосын күрсәтте.

«Казның тышы көйде, ә эче пешмәгән», — ди ул видеода чәнечке белән тишкәләп бетерелгән көйгән казны күрсәтеп. Чәнечке белән төрткәч, казның мае агып, көйгән түшкәгә ут та каба.

Җырчы үзе дә, видеога төшерүчеләр дә шуннан тәм табып көләләр. «Минем гел кешечә түгел инде», — дип тә язган ул.

Җырчыдан каз рецептын сорап шаяртучылар да, киңәш бирүчеләр дә табылган.

«Бетердең казны, юләр малай», «Кешечә булса, Фирдүс булмый бит инде ул», «Негр каз булган», «Әрәм иткәнсең. Әниең казыдыр, күрсә кирәгеңне бирә», «Акырып янды ата каз» һ.б. дип шаярткан җырчының виртуаль дуслары.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100