Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Акырма» – Фирдүс Тямаев усал хатыннарга багышланган җыр яздырган

news_top_970_100
«Акырма» – Фирдүс Тямаев усал хатыннарга багышланган җыр яздырган
видеодан скриншот

Җырчы Фирдүс Тямаев усал хатыннарга багышланган шаян җыр яздырган.

«Өр-яңа җыр – «Акырма». Бу җыр – иң усал хатыннар турында. Мин сезне просто люблю. Ир-атлар, ниһаять, сезнең өчен җыр чыкты. Тиз арада хатыннарыгызга җибәрегез. Хөрмәтле хатын-кызлар, яратып кына, яме», – дип яза ул телеграм-каналында, җырдан бер өзек куеп.

Бу җырга карата төрле реакцияләр булачагын Фирдүс алдан ук чамалагандыр. Постны куеп та өлгермәгән, инде: «Без бит болай гына акырмыйбыз. Димәк, акырырга сәбәп биргәннәр», «Фирдүс үзе турында җыр чыгарган», – дип тәнкыйть итүчеләр табылган. Бер язылучысы исә җырның клибында төшкән кызның авырлы булуына игътибар иткән. «Клиптагы кыз бәби көтә. Сез шул рәвешле хатын-кызларга карата шундый мөгамәләдә булуны пропагандалыйсызмы? Куркыныч түгелме? Ичмасам, бу хатын-кызның образын берәр тискәре хатынга алыштырырга иде», – дип тә язганнар.

Җырны ошатучылар да бар. «Ялгыз торна» нервно курит в сторонке», «Ут» җыр булган», «Премьера белән», – дип язалар аңа.

Җырның сүзләрен – Гөлчәчәк Садретдинова, көен Марат Галимов иҗат иткән.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 6 февраль 2025
    Исемсез
    Мондый жыр буламы?Мэгьнэсезлек! Эхлэксезлык! Сэхнэдэн нэрсэ телим, шуны жырлыйм, дип ярамый.Сездэн яшьлэр мисал ала, бит Танылган артистларга болвй акырынап жырлау килешми, колхоздан чыгарга вакыт инде, культурага ойрэнергэ кирэк
  • 16 декабрь 2024
    Исемсез
    Нинди мәгънәсезлек безнең татар эстрадасында. Әле сүзләрен хатын- кыз язган бит. Я Аллам, шушындый жырлаучыларны, акыручыларны тыңларга йөрүчеләр бар бит. Нинди халык без, нинди халык.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100