Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Акырды да акырды» - Данир Сабиров олы кызларының нәни чагын искә төшергән

Иҗади гаиләнең олы кызы Мәрьямгә 11 яшь тулган.

news_top_970_100
«Акырды да акырды» - Данир Сабиров  олы кызларының нәни чагын искә төшергән
Рамил Гали

Миләүшә һәм Данир Сабировлар олы кызларының туган көне уңаеннан аның нәни чагын искә төшергән. Алар нәни кызлары белән төшкән фото да куйган.

«11 ел элек шушы ике бала алып кайтканнар ди бер бала. Мәрьям дип исем куштылар. Төн йокылар качты. Акырды да акырды. Төн белән көнне бутады бала. Интектек без өчәүләп, еладык та бергәләп.

Әмма бу тарихка дистәдән артык вакыт узды. Хәзер кызыбыз буйга җитте. Бүген аңа 11 яшь, анасы аның — Миләш, атасы әле дә яшь!» — дип уенын-чынын бергә язган юморист.

Авыр вакытларны Данирның хатыны Миләүшә дә искә алган.

«Мин Мәрьяне 19 яшьтә таптым. Рухи яктан бик авыр иде. Бала тапканнан соң депрессия генә дә ни тора. Мәрьям көн белән төнне бутады, төне буе көйсезләнеп чыга иде. Ә миңа иртән укырга барырга кирәк. Мин көндезге бүлектә укыдым, башка төркемгә күчәргә теләмәдем. Университетны элеккеге төркемдәшләрем белән бетерәм дип үземә, ә әтигә кызыл дипломга тәмамлыйм дип сүз бирдем. Әнинең ярдәме белән мин сүземдә тордым», — дип язган ул.

Иҗади гаиләнең виртуаль дуслары матур теләкләр язган.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100