news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Акыллы хуҗабикәләр мандарин кабыгын ничек файдалана?

news_top
Акыллы хуҗабикәләр мандарин кабыгын ничек файдалана?
https://pixabay.com/

Мандарин кабыгын ташларга ашыкмагыз. Акыллы хуҗабикәләрнең ысуллары киңәшләр сайтында чыкты.

Мандарин кабыгын аяк киеме эченә салып калдырсаң, сасы ис бетәр.

Мандарин кабыгын шикәр савытына салсаң, шикәр кисәкләре укмашып катмый.

Суыткычта исләрне бетерү өчен мандарин кабыгы куегыз. Мандарин кабыгына тоз сибеп җибәрегез.

Мандарин кабыгы ярдәмендә тешләрне агартып була. Кабыкның эчке ягы белән тешләрне ышкысагыз, юшкын бетәр.

Чәчләргә маска ясау өчен дә мандарин кабыгы ярый. Блендерда кабыкларны ваклагыз да, шушы ботканы чәчкә сылап куегыз. Унбиш минуттан юып төшерегез, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар