news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев хатынына: «Әйттем бит «сөяркәм юк» дип, ә син «бар» дисең...»

news_top
Фирдүс Тямаев хатынына: «Әйттем бит «сөяркәм юк» дип, ә син «бар» дисең...»
Фото: "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Татарстанның атказанган җырчысы Фирдүс Тямаев «Алиса» акыллы колонкасы белән сөйләшкәнен видеога төшергән.

«Әле ярый «Алиса» бар, алайса хатын белән сугыша идек», – дип тә язган ул.

Җырчы үзе «Алиса»дан Фирдүс Тямаевның кем булуы турында сорый.

– Татар җырчысы, җырлар авторы, Татарстанның атказанган җырчысы, туган телендә җырлый.

Ярар. Алиса, Фирдүс Тямаев өйләгәнме?

– Әйе, өйләнгән. Аның 3 баласы бар.

Алиса, Фирдүс Тямаевның сөяркәсе бармы?

– Юк, ул өйләнгән.

Матурым, мин сиңа әйттем бит инде «сөяркәм юк» дип. Ә син «бар, бар» дисең.

Әңгәмә, «Алиса»ның җавапларыннан канәгать калып, җырчының көлүе белән тәмамлана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар