Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Акылдан яздыра бит ул!» - Гөлназ Асаева өйдәге көнкүреш эшләрдән туйган

Мин биш минут саен идән, савыт-саба юарга, урын өстен алмаштырырга яратмыйм, ди җырчы.

news_top_970_100
«Акылдан яздыра бит ул!» - Гөлназ Асаева өйдәге көнкүреш эшләрдән туйган
Рамил Гали

Гөлназ Асаева көнкүреш эшләрдән туеп, зарларын белдергән. Җырчы өченче көн бала белән өйдә генә утыра икән, ире Вилдан эшли.

«Бу чыннан да җәһәннәм кебек. Көндәлек эшләр туйдырды. Мин биш минут саен идән, савыт-саба юарга, урын өстен алмаштырырга яратмыйм. Озак вакыт өйдә утыручы әниләр, кызлар, мин сезнең алда баш иям. Ничек сез шулай өйдә утырып, көнкүреш эшләрен башкарасыз?! Акылдан яздыра бит ул», – ди җырчы сторисларда.

Шулай ук: «Озакламый бу эшләрне минем өчен башка кешеләр башкарачак», – дип тә язып куйган яшь әни.

Җырчы август аеннан үзенең кием брендын булдыру турында сөйләшүләр алып бара икән. Бөтен командасы Уфада, үзе Казанда булгач, ул эшнең дә туктала-туктала баруыннан зарлана.

«Иҗат өлкәсендә дә эшләргә кирәк. Бренд, бизнес, көнкүреш эшләр, бала… Гастрольләр графигын ясап бетерергә кирәк. Ничек өлгерергә?» – ди җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100