Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Акылдан шашар дәрәҗәгә җитә идем» — Дилә Нигъмәтуллина аерылышу тарихын сөйләгән

Дилә Нигъмәтуллина соңгы вакытта үзенең виртуаль дусларына бөтен серләрен, эчке кичерешләрен ача. Чираттагы сторисларында җырчы үзенең Марат Мухин белән аерылышу тарихын бәян иткән.

news_top_970_100
«Акылдан шашар дәрәҗәгә җитә идем» — Дилә Нигъмәтуллина аерылышу тарихын сөйләгән
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Кайнанасы белән артык якын мөнәсәбәтләрдә булуы Дилә Нигъмәтуллинаны аерылышу карарына озак килергә мәҗбүр иткән. Җырчы бу хакта, фотолар да урнаштырып, ачыктан-ачык сөйләгән.

«Бала, ипотека кебек гомуми стандартлардан кала, минем үзем өчен тудырган ялган идеаль, бәхетле гаилә образым бар иде. Мин бу турыда мөмкинлек чыккан саен дусларыма, хезмәттәшләремә һәм интервьюларда сөйләдем. Бары тик бик үткен күзлеләр генә минем ихлас булмавымны тоялар иде. Берничә кеше генә гаилә мөнәсәбәтләремнең катлаулы булуы турында белде. Нәтиҗәдә, мин үзем тудырган картина тоткынлыгында калдым. Тирә-ягымдагылар миңа сокланып карады, күпләр үзе өчен үрнәк итеп куйды. Шулай була торып, мин аерылыша ала идемме?

Әмма аерылышуның еллар буена сузылуында әлеге сәбәпләр чүп кенә. Мине, иң беренче чиратта, кайнанама бик нык бәйле булуым туктатып килде. Алар гаиләсенә килеп кергән көннән алып, ул миңа үз кызына караган кебек карады. Безнең мөнәсәбәтләребез искиткеч иде. Мин хәтта аңа җыр да багышладым. Без бер-беребезне бик яраттык.

Ирем белән араларыбыз начарлана баруын күреп, ул бик борчылды һәм без аерылыша калсак, бу кайгыны күтәрә алмаячагын хәбәр итте. Мин аны барысы да яхшы дип тынычландырдым һәм… ялган дөньясында яшәвемне дәвам иттем.

Кызым Сәфинә аңа охшап, бөдрә чәчле булып туды. Бу безне бер-беребезгә тагын да ныграк бәйләде һәм мине чоңгылның иң төбенә өстерәде.

Нәкъ шул вакытта минем тормышымда зур фаҗига булды. Әниемдә дәвалап булмаслык чир икәнлеге ачыкланды. Шул ел ярым вакыт ээчендә мин күп нәрсәләргә башка күзлектән карый башладым. Без әни белән бик күп сөйләштек. Әгәр шул рәвешле яшәвемне дәвам итсәм, мин үземнең аның урынында калачагымны аңладым.

Әнием бик авыр китте. Гомеренең соңгы минутына кадәр беркемгә дә йөк булырга теләмәде. Елмайды, шаяртты. Ул гомере буе бары тик укучылары, ире, балалары, әти-әнисе дип яшәде. Үзе турында гына онытты. Мин үземнең алай яшәргә теләмәвемне аңладым һәм аерылышырга карар кылдым.

Әниемнең соңгы фотосын сезгә тормышның бер генә бирелгәнлеген аңлау өчен күрсәтергә булдым. Аны ничек үткрергә икәнлеген без үзебез генә хәл итәбез

Аерышырга карар кылдым. Әмма бу яңалыкны кайнанама ничек җиткерергә дә белмәдем. Берничә тапкыр сөйләшергә килеп тә, тукталып калдым. Нәтиҗәдә, ул үзе өчен коточкыч булган бу яңалыкны чит-ятлардан ишетте…

Ул үзенең бу хәлләрне кичерә алмаячагы турында миңа хатлар язды, янарга тотынды. Кайвакыт мин акылдан шашар дәрәҗәгә җитә идем.

Мин аның белән якын мөгамәләдә калырга тырыштым. Сәбәпсез чәчәкләр бүләк итә идем. Бернәрсәгә дә карамастан, аның белән аралашырга сүз бирдем. Әмма кирегә юл юк иде. Әгәр ул вакытта провокацияләргә бирелсәм, мин бүген исән булмас идем.

Мин яңа тормыш башладым. Бик күп гастрольләргә йөрдем. Әтием Сәфинәне карашты. Һәм шул вакытта мин тагын бер авыр хәбәр ишетәм. Кайнанам да бу тормышны ташлап китәчәк…

Шунда ук самолетка билет алып, аның янына ашыктым. Күз яшләрем бертуктамый акты да акты. Моңа ышанасым килмәде.

Әлеге хәлләрдән соң мин ярты ел буе психологка йөрдем. Үземне аның каршында гаепле итеп хис иттем һәм ул хистән һич кенә дә арына алмадым. Үземне кабул итү, яңа тормыш башлау өчен миңа бик күп эшләргә туры килде. Хәзер мин бу турыда бөтен җирдә ачыктан-ачык сөйлим. Бу үземне һәм бәхетемне табу өчен бердәнбер юл», — дип язган ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100