68 яшьлек Игорь Алексеевич үзен бик яхшы хис итә. Эшендә 30 яшьлек инженерлардан калышмый, барлык техник яңалыкларны күзәтә, бик төгәл һәм пунктуаль була, тренажер залына йөри һәм иртән йөгерә. Акыл белән эш иткәндә арый башлавы, яңа биремнәрне авыррак чишүенең сәбәбен картлык белән бәйли. Берәр нәрсә турында онытканда: «Хәерсез склероз», – дип шаярта. Шул арада аның башы әйләнә башлый, хәтта йөрүе авырлаша. Ул, баш миендә шеш барлыкка килде микән, дип уйлый. Бу хакта «Республика Татарстан» сайтында Светлана Арсентьева яза.
Магнит-резонанс томографиясен узгач, ул бөтенләй көтелмәгән нәтиҗә ала: деменция, Альцгеймер авыруы. Ир-атның хәле бик тиз начарлана башлый, ул эшеннән китәргә мәҗбүр була. Хәзер ул – В.М. Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсе пациенты. Ябык тормыш рәвеше алып бара һәм элеккеге коллегалары белән аралашмый диярлек. Көнкүреш проблемалары да башланган: кайчак плитәдәге чәйнек турында оныта, кайвакыт ишеге бикләнмичә кала…
Деменция шулкадәр куркынычмы, һәм ул шул кадәр тиз алга барамы? Бу хакта без РКПХ бүлек мөдире, табиб-психиатр Елена Платова белән сөйләштек.
– Деменция билгеләре шунда ук барлыкка килми. Менә бу пациентның да беренче билгеләре күптән барлыкка килгән – хәтер начарлану, арыганлык һәм баш әйләнү. Шуны әйтәм: деменция, ягъни акыл зәгыйфьлеге, баш миенең когнитив функцияләренең – фикерләү, игътибар, хәтер, сөйләмнең прогрессив бозылуы – картлык билгесе түгел. Минем, мәсәлән, 96 яшьлек таныш кешем бар, ул интернет аша аралашып, оныгы белән даими рәвештә шахмат уйный һәм аны җиңә. Чынлыкта «миндә деменция булмаячак» дип беркем дә әйтә алмый, хәтта нәселдәнлек тә монда аерым роль уйный алмый, еш кына авыру спорадик рәвештә барлыкка килә.
– Шулай да әлеге авыру күбрәк олы яшьтәге кешеләрдә барлыкка киләме?
– Бу – гадәттә 65 яшьтән узган пациентлар. Дөрес, Альцгеймер авыруының иртәрәк башлана торган төре дә бар. Мәсәлән, Алоиз Альцгеймер үзе бу авыруны тасвирлаганда, аның пациенты 51 яшьлек хатын-кыз булган. Ул аны 1901 елдан алып күзәткән. Морфологик яктан аның баш мие 1907 елда вафат булганнан соң өйрәнелә, анда органик үзгәрешләр ачыклана.
Деменция – ул авырулар төркеме, ләкин аларның 90 проценты – Альцгеймер авыруы, шулай ук баш сөяге дегенерациясе. Бу – баш мие күзәнәкләре күпләп үлү процессында барлыкка килүче авырулар.
Деменция авыр стадиягә җиткәч, пациентлар үз-үзләренә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен, сөйләшү, үзләре ашау сәләтен тулысынча югалталар. Соңгы стадиядә ятып кына торучы, борылырга да, хәрәкәт итәргә дә сәләтсез, хәтта йоту функциясен дә югалткан кеше була.
Гадәттә, авыруның беренче билгеләре күренгәннән соң җитди тайпылышлар барлыкка килгәнче берничә ел вакыт үтә. Эш шунда, кешедә когнитив резерв була, бу – авыруның морфологик һәм клиник билгеләре арасындагы аерма. Миңа МРТ күрсәткечләрендә атрофик үзгәрешләр рәсеме шактый охшаш булган ике пациентны күрергә туры килде, әмма аларның берсе инде тулысынча социаль яктан адаптациясез иде, ә икенчесе әле дә үз-үзенә хезмәт күрсәтерлек хәлдә, һәм аны инвалид дип әйтеп булмый иде.
Когнитив резерв – даими интеллектуаль йөкләнеш, башкарылган акыл эшчәнлегенең катлаулылыгы хисабына формалаша. Сүз уңаеннан, аның күләменә хәрәкәт активлыгы, социаль тормышта катнашу, аралашу тәэсир итә. Әлбәттә, сәламәт яшәү рәвеше дә, чөнки хәтта олы яшьтә булса да тәмәкедән һәм спиртлы эчемлекләрдән баш тарту деменция үсеше куркынычын киметергә ярдәм итә.
– МРТда баш миендәге атрофик үзгәрешләрне күрергә мөмкинме?
– Әйе, деменциянең төренә карап, үзгәрешләр төрле локализациягә ия булачак. Ләкин бу – һәркемгә бу процедурага ашыгыч рәвештә язылырга кирәк дигән сүз түгел. Чынлыкта «күп белем – күп кайгы». Кешенең психологик халәте зур әһәмияткә ия. Минемчә, без әйткән пациент шундый куркыныч диагнозны ишетмәгән булса, күпкә озаграк нормаль хәлдә булыр иде. Аның когнитив резервы да зур иде. Аңа поликлиникадагы гериатрия кабинетына яки бүгенге көндә МКДЦ һәм сугыш ветераннары госпиталендә булган «Хәтер кабинеты»на бару яхшырак булган булыр иде, анда аңа тестлар сериясен үтәргә тәкъдим итәрләр һәм иң иртә стадиядә авыруын ачыкларлар иде.
Тестны интернет аша да үтәргә мөмкин, мәсәлән, Memini коммерцияле булмаган порталында. Шуннан соң табиб авыруның клиник билгеләрен акрынайту өчен препарат билгеләячәк. Деменция – дәвалап булмый торган авыру, аны туктату һәм артка чигендерү мөмкин булмаса да, хәзерге препаратлар аны акрынайта ала. Авыруны акрынайту да бик әһәмиятле, чөнки бу – пациент өчен өстәмә вакыт дигән сүз. 3 ел элек кенә психиатрия хастаханәсенә пациентлар гадәттә уртача яки авыр деменция стадиясендә киләләр иде. Хәзерге вакытта хәл күпкә яхшырды, пациентлар күбрәк безгә иртәрәк стадиядә терапия алу өчен мөрәҗәгать итәләр.
– Үзеңдә яки якыннарыңда Альцгеймер авыруын нинди билгеләр буенча күрергә мөмкин? Мәсәлән, планлаштырылган 10 чараның берсен оныттың яки кирәкле кәгазьне каядыр куйдың һәм таба алмыйсың... Бу – деменцияме?
-– Игътибарны уртача 7-9 объект тотып торуын исәпкә алсак, унынчысын төшереп калдыру мөмкин. Ә менә чәйнекне даими рәвештә кабызылган плитәдә калдыру яки инде күп тапкырлар ишеткәннәрен онытып, кабат-кабат бер үк тарихны сөйләү... Хәтернең һәртөрле бозылуы фиксацияле амнезиядән башлана.
Кызыксынуларны югалту һәм яраткан шөгыльләрьгә битарафлык барлыкка килү, игътибарны туплау кыенлыгы һәм акыл эшчәнлегеннән тиз ару, сөйләгәндә сүзләр таба алмау, кинәт барлыкка килгән грамматик хаталар – кисәтүче симптомнарга керә. Мондый симптомнар күпләрдә аерым-аерым очрый, ә менә ярты ел дәвамында шуларның өч-дүрте күзәтелсә, бу инде – борчулы билге.
– Нишләргә? Профилактика өчен препаратлар кабул итәргәме?
– Гипертониягә бирелүчән кешеләр өчен кан басымын төшерүче препаратлар билгеләүдән тыш, профилактик терапия юк. Сәламәтлегебезне күзәтеп, күбебез игътибарсыз калдырган гадәти процедураларны үтәсәк, деменция үсеше куркынычын сизелерлек киметергә мөмкин. Без диспансеризациядән качабыз, кан басымын, шикәр һәм холестерин дәрәҗәләрен тикшереп торырга яратмыйбыз. Бу – деменция үсеше өчен өстәмә куркыныч факторлар.
Баш миендә кан әйләнеше начарлануына китергән һәрнәрсә аның эшен боза. Бүген Европада деменция үлем сәбәпләре рейтингында өченче урында тора, дөньяда – җиденче урында. Чынлыкта, гаҗәп түгел, чөнки бу авыру өлкән кешеләрдә күзәтелә, һәм билгеле булганча, Европада өлкәннәр саны арта.
Россиядә деменцияне үлем сәбәбе итеп кую гадәти түгел, әмма белгечләр исәпләвенчә, бүген мондый диагноз 2 миллион россияледә бар. Тикшерүчеләр әйтүенчә, бу – айсбергның су өстендәге өлеше генә – авыруларның чынбарлыкта булган санының якынча ун проценты гына.
2015 ел мәгълүматлары буенча, бөтен дөньяда деменция белән авыручыларга чыгымнар 1,3 триллион доллар тәшкил иткән. Һәм бу акчаларның яртысы – авыруларны карау өчен туганнары һәм якыннарының алар янында булу кирәклеге аркасында барлыкка килгән югалтулар. Бер яктан, барысы да дөрес – авыру ата-аналар, туганнар һәм якын кешеләр алдындагы бурычны үтәү җәмгыятьнең җитлеккәнлеген күрсәтә һәм кешеләрне хайваннардан аерып тора. Ләкин кайгырту да төрлечә булырга мөмкин. Мәсәлән, олы яшьтәге туганының табибка баруын таләп итәргә һәм аның сәламәтлеген мөмкин кадәр озаграк сакларга.