Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аквариумдагы мәрҗәннәр аркасында, ир белән хатын, аларның баласы агуланып үлә язган

Мәрҗәннәр һавага агу бүлеп чыгара башлаган.

news_top_970_100
Аквариумдагы мәрҗәннәр аркасында, ир белән хатын, аларның баласы агуланып үлә язган
https://pixabay.com

Мәскәүдә яшәүче гаилә аквариумдагы мәрҗәннәрдән (коралл — диңгездә яши торган эчәккуышлы хайваннар, аларның күбесенең төрле формадагы известьле скелеты була) агуланып, хастаханәгә эләккән. Зыян күрүче Ольга исемле хатын әлеге вакыйга турында РЕН ТВ каналына сөйләгән.

Алар ире белән аквариум, аңа балыклар һәм иәрҗәннәр алган. Мәрҗәннәрнең берсе шактый агулы булып чыккан.

«Нәкъ менә шул төр (мәрҗән) агулы булып чыкты. Без моны белмәдек. Аннары төчкерә башлагач, сәбәбен эзләдек. Россиядә алар турында белешмә аз. Аларны чит илләрдән алып кайталар. Кайсыларын кибеттән, башкаларын кулдан алдык. Ирем шөгыльләнде. Без балыклар һәм мәрҗәннәр җыйдык», — ди Ольга.

Ольга сүзләренчә, сүз аквариумда яши торган мәрҗән-зоантус турында бара. Алардан котылырга маташканда, гаилә әгъзалары җитди агуланган.

Ир белән хатынның кызы мәрҗән белән азрак очрашкан, ләкин ул да агуланган. Балада симптомнар аз булган.

«Без бу мәрҗәннәрдән котылмакчы булдык, аларны ташлардан чистартып, кайнар су сиптек. Борчыганда, алар политоксин бүлеп чыгара. Һава кебек чыгаралар. Ирем кичке дүрттә чистарта башлаган иде. Шунда ук ул төчкерә башлады, борыныннан акты, температурасы күтәрелде, кулларында һәм аякларында бармаклары оеды, калтырана башлады. Мин катнашмадым, янында бүлмәдә идем. Аннары мин дә агуландым», — ди Ольга.

Хәзер ул үзен яхшы хис итә. Ә ир белән хатын әле дәвалануын дәвам итә. Алар мәрҗәннәр белән сак булырга өнди, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100