Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аквариумдагы балык бер яшьлек малайның бармагын тешләп өзгән

news_top_970_100
Аквариумдагы балык бер яшьлек малайның бармагын тешләп өзгән
freepik.com

Омск өлкәсенең Кормиловка бистәсендә 1 яшьлек баланың кул бармагын өй аквариумында яши торган пиранья тешләгән. Элегрәк ерткыч балыкның үзен агрессив тотканы булмаган, дип яза «Московский комсомолец» сайты.

Малайның әти-әнисе ветеринар булып эшләгән. Алар ерткыч балыкны берничә ел элек базардан сатып алган. Телефонга «кереп киткән» әтисе 1 яшьлек улының аквариумга кулын тыкканын абайламый калган. Бала уенчык машинасы өстенә басып, кулын суга тыккан. Ерткыч балык баланың бармагын тешләп өзә.

Баланы Кормиловка район үзәк хастаханәсенә алып барганнар. «Уң кулның икенче бармагының төп фалангасын травматик ампутацияләү» дигән диагноз куелган. Табиблар бу хәл турында полициягә хәбәр иткән.

Бу хәл килеп чыккан районда яшәүчеләрнең күбесе әти-әнинең болай эшләвенә үртәлгән. «Өйдә шундый нәрсә асраганда, ни уйлыйлар икән!» – дип язучылар бар.

«Балыкны яхшырак ашатырга кирәк булган», – дигән «шаяннар» да булган.

Адвокат Сталина Гуревич өй балыгы зыян салган баланың әти-әнисенә нинди җәза булырга мөмкин икәнен сөйләгән. Ул, Җинаять кодексының 156нчы маддәсе (балаларны тәрбияләү бурычын үтәмәү, аларга карата мәрхәмәтсез мөнәсәбәттә булу) буенча әтисен яки әнисен җинаять җаваплылыгына тарту өчен нигез юк, дип саный.

«Бу хәлнең сәбәпләренә бәйле рәвештә, «саксызлык буенча авыр зыян салган өчен җинаять җаваплылыгына тарту»ны карарга мөмкиннәр. Мәсәлән, аквариумның ябык булу-булмавы, аквариумга баланың буе җитмәсен өчен чаралар күрелгәнме икәнен тикшерәчәкләр. Әмма аларны ата-ана бурычларын тиешенчә үтмәгән өчен административ җаваплылыкка тартырга һәм профилактик учетка бастырырга мөмкиннәр», – диде ул.

Ветеринар табиб Виолетта Левченко да үз фикерен әйткән.

«Әти-әниләр балалы йортта ерткыч хайван асрый башлаганчы, әлбәттә, уйларга тиеш. Бик тә асрыйсылары килә икән инде, мондый хәлләрне булдырмас өчен барлык чаралар да күрелергә тиеш (мәсәлән, аквариумга бала ача алмый торган йозак кую һәм башкалар). Һәм бу очракта әти-әни дә баланы карап бетермәгән, шуңа күрә аларның да гаебе бар. Тик, минемчә, моны өчен генә ата-ана хокукыннан мәхрүм итәргә һәм ниндидер җәза бирергә кирәкми. Алар болай да борчыладыр, дип уйлыйм, бу очракта алар да кызганыч. Бәхетсезлек очраклары еш була, һәм бөтен куркынычларны булдырмый калу мөмкин эш түгел», – диде ул.

Ветеринар өйдә ерткыч балыклар асрауга карата да фикере белән уртаклашкан.

«Мондый балыклар асрарга ярый дип уйлыйм, тик, алыр алдыннан, хайванның үзенчәлекләрен яхшылап өйрәнергә кирәк һәм аны ашатканда, гомумән аның белән нәрсәдер эшләгәндә иминлек кагыйдәләрен үтәргә кирәк», – диде ветеринар.

Шул ук вакытта, интернетта уенчык пиранья белән видео да тарала. Анда әни кеше башта балаларына бу балык турында сөйли, соңыннан уен кагыйдәләрен өйрәтә: әгәр билгеле бер тешкә бассаң, балык «бармакны тешләп өзә». «Әмма безнең малайларның бармагын тешләмә!» – дип әйтә видеодагы әни. Балыкка баскач, ул авызын яба, ә балалар көлә.

Кызганыч, Омск өлкәсендәге малайга бәхет елмаймаган, пиранья балыгы уенчык кына булмаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100