news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Актриса Рәйхан Габдуллина: «Гаиләбез белән татар театрында хезмәт итәбез»

Татар театры сәнгате тарихында аерым бер урын алып торучы иҗади гаиләләр бар. Безнең әңгәмәдәшебез – нәкъ менә шундый зур театраль династиянең якты вәкиле, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яшь һәм талантлы актрисасы Рәйхан Габдуллина. Аның дәү әтисе, әтисе, ире, хәтта энесе дә гомерләрен сәнгатькә багышлаганнар.

news_top
Актриса Рәйхан Габдуллина: «Гаиләбез белән татар театрында хезмәт итәбез»
Фотолар Рәйхан Габдуллинаның рөхсәте белән тәкъдим ителә
Фото: Рәйхан Габдуллинаның шәхси архивыннан

Рәйхан үзе дә сәхнә артында үскән, театр мохитен үз иткән. Легендар «Зәңгәр шәл»дәге беренче зур роле, ире Алмаз Борһанов белән бергә иҗат итүе, хәзерге вакытта әнисе үрнәгендә Россия Ислам институтында белем алуы, һәм «Табу» спектаклендә бөек Сара Садыйкова образын тудыруы – болар барысы да аның бай иҗат дөньясын чагылдыра. Мәрьям Ибраһимова яшь актриса белән гаилә гореф-гадәтләре, беренче адымнары, хыяллары һәм татар телен саклау бурычы турында сөйләште.

Театраль династия: «Бабакай Михаил Боярский белән параллель курста укыган»

Белүемчә, Сез – татар театрында иң зур театраль династиянең вәкиле, дәү әтиегез, әтиегез, ирегез һәм хәтта энегез дә актер, гаиләгез турында сөйләп китегезче.

Әбекәем Эльвира Шәрәфиева тумышы белән Актаныш районыннан, бабакаем Габделфәрт Шәрәфиев – Кукмарадан. Бабакаем Ленинград шәһәрендә Ленинград дәүләт театр, музыка һәм кинематография институтында Л.А. Дачко, А.А. Ян классында Михаил Боярский белән параллель курста актерлык осталыгына укыган. Әбекәй Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында режиссерлык факультетын тәмамлаган. Алар кавышып, матур иҗади гаилә корганнан соң, дөньяга әнием Гүзәл Габдуллина барлыкка килгән. Кечкенә чагында барлык спектакльләрне яттан белеп, сәхнәдә уйнап, бер гастрольне калдырмаган бала булган ул. Әтием белән аны шулай ук иҗат, театр дөньясы кавыштырган.

Шуннан соң инде мин дөньяга килгәнмен, шулай ук театрда, сәхнә артында үскән бала мин. Үзем дә, традиция буларак, тормыш иптәшемне театрда, Камал театрында очраттым. Энем дә Фәрит Бикчәнтәев курсында Казан театр училищесын тәмамлап, хәзерге вакытта театр артисты булып эшли башлады. Гаиләбез белән, үзебезнең татар театрында эшләп киләбез, Аллаһка шөкер.

Бала чагыгыз да сәхнә артында узгандыр?

Әйе, әйткәнемчә, бала чактан бирле спектакльләр карап үстем, хәтта Шәүкәт Биктимеровны, Марсель Сәлимҗановны хәтерлим. Театрга бару минем өчен һәрвакыт бәйрәм иде, ә хәзер инде дә шушы театрда хезмәт итәм.

Ә Сез кайсы мәктәпне тәмамладыгыз?

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә укыдым. 5 нче сыйныфка кадәр укыгач, яңа ачылган 33 нче гимназияга күчтем. 9 нчы сыйныфтан соң Ильяс Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятенә укырга кердем.

Музыкаль көллияттә уку нәрсәсе белән истә калды?

Минем теләгем башка иде – театр училищесына керергә хыялландым, ләкин хәзер инде аңлыйм: ул чакта музыкаль көллияткә укырга керүем дөрес булган. Укытучым – Римма апа Ибраһимова, мин аңа бик рәхмәтле. Римма апа җырга гына түгел, моңны тоярга өйрәтте мине. Җырлары, иҗаты аша ул мине моң дәрьясына кертеп җибәрде. Көллиятне тәмамлагач, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында Фәрит абый Бикчәнтәев курсында актерлык осталыгы факультетында белем алдым һәм 2021 елдан Камал театрында актриса булып эшлим.

Инде ничәнче сезон эшлисез?

Бу – минем 5 нче юбилей сезоным, театрның да киләсе елда юбилей сезоны – 120 ел. Шундый зур тарихлы театрда эшләвемә бик шатмын.

Әтисе белән бергә уйнау турында: «Сәхнәдә – ул минем өчен Җиһанша абый»

Беренче ролегез нинди иде?

Беренче уйнаячак ролем шок мизгеле булып истә калган. 4 нче курста укыганда Фәрит абый Бикчәнтәев белән диплом спектакле «Король Лир»ны куя идек. Репетиция беткәннән соң, ул мин үз янына чакырып алып: «Рәйхан, иртәгә репетициягә килеп кара әле, Мәйсәрә роленә. Сүзләрен карап куй», – диде. Анда инде мин: «Ярый, ярый Фәрит абый», – дидем, ә үземнең эчемдә дулкынлану иде. Курку да, шатлык та бар. Шулай итеп, актриса буларак башкарган беренче ролем – ул легендар «Зәңгәр шәл»дә Мәйсәрә роле булды.

Әтиегез Минвәли абый Габдуллин белән уйнавы ничек булды?

Сәхнәгә чыккач, син бары тик артист. Син үз ролеңдә булырга тиеш. Әтием миңа бик күп көч бирә, гел уңышлар тели, мине кайгырта, борчыла. Ләкин сәхнәдә – ул минем өчен Җиһанша абый инде, нәрсә әйтсәң дә (елмая).

Иҗади гаилә тормышы: «Өйдә дә репетицияләр ясыйбыз»

Ирегез Алмаз Борһанов белән бергә театрда эшлисез, ә мәхәббәт ничек кабынды?

Аның белән без укыган вакытта таныштык, ул инде артист иде, ә мин әле студент кына идем. Соңрак мин аны үз кешем икәнең аңладым, һәм без гаилә корырга булдык.

Энегез Ирхан да театрга хезмәт итүне сайлаган.

Әйе, энем күбрәк хис белән эш итә, ә мин – мантыйк һәм теория яклы. Фәрит абыйда укыды, музыкаль мәктәпне тәмамлады, фортепианода, гитарада уйный белә, хәзер гармунда уйнарга өйрәнә.

Аның өчен җаваплылык тоясызмы?

Әлбәттә. Миңа әтием киңәшләрен бирсә, мин исә киңәшләремне Ирханга бирәм. Аңлыйм инде, алай ук кирәкмәстер, ләкин аңа киңәшләрне бирмичә, мин үземне тыныч хис итә алмыйм. Апа ич мин! (көлә)

Өйдә репетицияләр ясыйсызмы?

Юк дип әйтеп булмый, сүзләрне дә кабатлыйбыз, рольләр турында уйлыйбыз, репликалар бирәбез, мин җырлый башласам, Алмаз, килеп, миңа кушыла.

Ә рольләрдән баш тартканыгыз булдымы?

Юк, андый әйберне мин күз алдыма да китерә алмыйм, чөнки һәр роль, кечкенә булсынмы ул, зур булсынмы – артист өчен бик кадерле һәм мөһим. Роль өстендә эшләү – бик кызыклы процесс. Репетицияләр дәвамында син персонажың белән бергә яшисең, көләсең, елыйсың, үз итәсең.

Абыегыз Зөлфәт Габдуллин – хәзрәт, нәселегездә башка муллалар, хәзрәтләр бармы?

Әйе, бар. Әтиемнең энесе Зөфәр абый Лаеш мәчетендә хәзрәт булып тора. Дөресен генә әйткәндә, мин үзем дә күптән түгел Россия Ислам институтына укырга кердем. Безнең бит күп тарихи афишалар гарәпчә яисә иске татар имлясында язылган, шулай ук кадимчелек белән җәдитчелек хәрәкәтләре дингә бәйле. Бу нечкәлекләрне тирәнрәк аңлый башларга теләп, гарәп телен беләсем килеп, мин янәдән укырга кердем. Әнием Гүзәл Габдуллина да бу уку йортында магистратура тәмамлый.

«Артист үзен төрле жанрларда сынап карарга тиеш»

«Особняк Демидова» театр резиденциясендә булган «Табу» спектаклендә дә катнашасыз, бу проект турында да сөйләп китегезче.

Әйе, «Табу» спектаклендә мин мәшһүр татар композиторы Сара Садыйкова ролен башкарам. Бу спектакльдә без көчле татар хатын-кызлары турында сөйлибез: хатын-кызлар арасында беренче композитор Сара Садыйкова, шулай ук Сорбоннада укып кайткан беренче математик Сара Шакулова һәм татар кызлары өчен беренче гимназия булдыручы Фатиха Аитова. Аларның тормышлары җиңел булмаган, әмма татар хатынының горур исемен безнең тамашачыга кайтару – безнең төп бурычыбыз.

Сезнең инде күп режиссерлар белән эшләгәнегез бар, ә үзегезнең режиссер буларак берәр спектакль куясыгыз килмиме?

Белмим, бәлки. Бераз тәҗрибә туплагач, үз фикерләремне, уйларымны, берәр шигъри кичә итеп, татар телен үстерүгә багышланган берәр чараны киләчәктә режиссер буларак куяр идем, андый мөмкинлек булса. Хәзерге вакытта үзебезнең дә спектакльләребез, эшләребез күп, Аллаһка шөкер.

Киноларда төшәсезме?

Туфан Миңнуллин иҗат иткән пьеса буенча «Ай булмаса йолдыз бар» телевизион сериалында төшү минем өчен беренче тәҗрибә булды. Бу сериалны кинорежиссер Александр Далматов төшерде, ирем белән бергә уйнадык. Алмаз – автор, Мансур Хәсән ролендә, мин аның хатыны – Алсу Матурова идем. Эш процессы бик кызык булды.

Ул кайчан чыга?

Аллаһы боерса, гыйнвар аенда чыгарга тиеш.

Хәзерге вакытта театрда нинди репетицияләрдә катнашасыз?

Ноябрь ахырында Илгиз абый Зәйниев әсәре буенча «Җәүдәт белән Зөбәрҗәт» дип аталган спектакль чыкты. Анда революциягә кадәр булган татарларның тормышы, яшәеше, үзгәреш заманы турында сүз йөртелә. Бу спектакльдә мин Зөбәрҗәтне уйныйм, ә Алмаз – Җәүдәтне уйный. Шулай ук, күптән түгел «Камал FM» дигән проект өстендә эш башладык, анда без тамашачыларны театр яңалыклары, киләчәк гастрольләр, афиша белән таныштырабыз. Бу тапшыру күпләрнең күңеленә хуш килер дип уйлыйм.

Сез күбрәк комедияләрдәме яисә драмаларда уйнарга яратасызмы?

Миңа калса, артист үзен төрле жанрларда сынап карарга тиеш, комедияләрдә дә, драмаларда да. Студент вакытта Галиәсгар Камалның «Беренче театр» комедиясен куйган идек, мин анда Биби ролен уйнадым, һәм без бу образны кара тәнле иттек. Болай гына түгел, чөнки Галиәсгар Камал бу пьесада язган: «Аның бит йөзе дә чуенның ундүртенче кичәсе кебек кап-кара». Автор язган – без эшләдек. Бу роль өстендә эшләү миңа бик ошады. Бу – минем куркып кына ясаган беренче адымым иде, шуннан соң инде «Зәңгәр шәл», «Ситса туй», «Башмагым» спектакльләре китте.

Ә хыялдагы берәр ролегез бармы?

Мин Антон Чехов пьесасында уйнар идем. Мәсәлән, аның «Чайка» әсәрен Нәүрүз вакытында эшләп караган идек, мин Машаны уйнадым, шул роль күңелемә хуш килде. Татар, рус классикасы, Шекспир, Мольер, Островский пьесаларында уйнар идем.

«Эшебезнең төп максаты – милләткә хезмәт итү»

Сез җырчы буларак та иҗат итәсез бит?

Әйе, спектакльләрдән, репетицияләрдән бушрак вакытларымда җырлар яздырам. Соңгылары арасында Илдар Юзеев һәм Резеда Ахиярованың «Ак болытны юлдаш итәр идем», Альфред Якшимбетов белән Рузилә Гатауллина иҗат иткән «Мин – фәрештәң синең, онытма» җырлары. Еш кына безнең театрда иҗат кичәләре була, хәтта районнарга да чыгып китәбез. Бу җырларны бик яратып кабул итәләр.

Ялны кайда үткәрергә яратасыз?

Югары Ослан районында Студенец авылында үзебезнең бакчабыз бар. Әти-әниләремнең бакчалары да шунда. Менә шунда без көч җыябыз, ял итәбез. Бик бай җир ул, бер ягында – урманнар, болыннар, бер ягында – Идел, чишмәләр. Безнең күршедә генә – Әсхәт абый Хисмәтов, Зөлфирә апа Зарипова, Рузия Мотыйгуллина, Фирая Әкбәрова, Равил абый Шәрәфиев.

Актерлык юлында тәүге адымнарны ясаучыларга гына нинди киңәш бирә аласыз?

Авырлыклар бар дип, беркайчан да бирешергә ярамый. Барыбер ул – эш процессы, безнең эштә югалтулар да, табулар да була. Әмма, театрга, безнең татар театрыбызга тугры булып калу бик мөһим. Шул вакытта гына син чын артист була аласың.

Эшегезнең максаты нинди?

Татар артистының төп максаты – спектакльләр аша татар телен саклау һәм үстерү, милләткә хезмәт итү. Спектакльләр телне саклау һәм популярлаштыру өчен көчле чара булып тора, чөнки алар аша яңа буын татар телен өйрәнә һәм үз милләтенә карата горурлык хисләре уята. Шулай итеп, без үзебезнең иҗади эшчәнлегебез аша туган телебезне саклау һәм киләчәк буыннарга җиткерү эшен башкарабыз.

Мәрьям Ибраһимова

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 4 декабрь 2025
    Исемсез
    Талантлы, чибәр Рәйхан! Киләчәктә уңышлар! ❤️
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар