Актриса Нәфисә Хәйруллина улын күрсәтте
Актриса Инстаграм битендә улы белән төшкән фотосын урнаштырган.
Бик күп спектакльләр, кино-сериаллар йолдызы Нәфисә Хәйруллина бүгенге көндә Мәскәүдә яши, кияүдә, улын үстерә. «Хәзер телефоным минеке генә түгел, ә менә бу егетнеке дә. Гадәти булмаган смс-хәбәрләр, шалтыратулар, видеошалтыратулар өчен гафу итегез. Бер нәрсә дә эшләтә алмыйм, чөнки үзем дә әлеге егетнеке. Хәзер миңа кем генә шалтыратмый да, мин нинди генә төркемнәрдә утырмыйм», — дип язган актриса.
«Мәхәббәт колы», — дип шаярганнар инстачылар.
«Сеңлем, сез кайда? Хәлләрегез ничек? Бик күп сәламнәр җибәрәбез. Кечкенә җимеш белән бәхетле булыгыз!» — дип язучылар да бар.