Актриса Мәдинә Гайнуллина туганын махсус операциягә озаткан: «Җыенырга вакыты да булмады»
Әлмәт театры актрисасы Мәдинә Гайнуллинаның туганнан туган энесе Дамирга «повестка» килгән.
Өлешчә мобилизация Әлмәт драма театры актрисасы, җырчы Мәдинә Гайнуллина гаиләсенә дә кагылган.
«Дамир энем 5 ел элек армия сафларыннан кайткан иде. Тәрбияле бала… Кичә кичен эштән хәбәр иткәннәр, бүген инде менә алып та киттеләр. Җыенырга вакыт та бирмәгәннәр», – ди актриса.
Мәдинә әйтүенчә, Дамирга 25 яшь. Ул әле өйләнмәгән.