Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Актриса Мәдинә Гайнуллина язмышы турында сөйли: "Мин әтиемне беренче тапкыр 18 яшемдә генә күрдем..."

Әлмәт татар дәүләт драма театры актрисасы Мәдинә Гайнуллина Инстаграм битендә әтисе белән 18 яшендә генә очрашуы турында сөйли. Ул беркайчан да баланы әти-әнисе белән аралашудан тыярга ярамый, дигән нәтиҗә ясый.

news_top_970_100
Актриса Мәдинә Гайнуллина язмышы турында сөйли: "Мин әтиемне беренче тапкыр 18 яшемдә генә күрдем..."
"Мин әтиемне беренче тапкыр 18 яшемдә генә күрдем... Инде табыштык дигәндә генә мине тагын ташлап киттең, монсында мәңгелеккә...

Дөресен әйтергә кирәк, әни мине әти белән аралашудан тыйды. Минем һәрвакыт хыялымда үзем формалаштырган, идеаллаштырылган "әти" образы йөри иде. Минем аның белән башкалар кебек җитәкләшеп узасым килә иде, кочаклыйсым, алдына менеп утырасым килә иде, әмма бу булмады.

Камал театрында укый идем, миннән югары курста укучы Рамил Фазлыев бар иде, ул туган көненә чакырды. Ул елга портында матрос булып капитаннарга ярдәм итә иде. "Әйдәгез, минем туган көнем була", дип әйтте дә, без шунда киттек.

Миңа курсташларым, хөрмәт итеп, "Фәритовна" дип эндәшәләр иде. Портта исә "Әмиров Фәрит" дигән капитан барлыгы ачыкланды. Ә мин әтинең капитан икәнен белә идем.

Әтине күрдем, ул мине кызы икәнен аңлады һәм урамга чакырды. Ата белән кызның ни дәрәҗәдә сусаганын белсәгез иде. Минем янда - 18 ел буе күрмәгән чит ир-ат! Ул мине алдына утыртты да, аякларымны сыйпады. Ул миңа чит, ят иде. Итәгеннән төшеп китәсем килде. Ә ул мине сыйпый, ярата. Мине, 18 яшьлек кызны, 2 яшьлек бала итеп кабул итте. Ул мине үзе торган фатирга алып китте. Шулай итеп, мин әтинең фатирында яши башладым.

Институтны тәмамлап, Әлмәт татар дәүләт драма театрына эшкә урнаштым. Анда гаилә кордым, бер-бер артлы балалар туа башлады, әти белән аралашып тордык, кунакка йөрештек. Җылы мөнәсәбәтләр булды, әтинең ярату рәхәтлеген татып өлгерә башлаганда гына әтиебезне 55 яшендә начар авыру алып китте.

Әни: "Үзеңә кара, сиңа инде 18 яшь", - диде. "Әни, син ялгыштың", - дидем. Бу - бөтен кешегә кагыла торган әйбер. Әгәр дә ир белән хатын арасында мөнәсәбәтләр кискенләшкән икән, монда баланың бер гаебе дә юк. Беркайчан да баланы әти-әнисе белән аралашудан тыярга ярамый. Беркайчан да. Син башка төрле булып үсәсең. Сиңа игътибар җитми, ата назы җитми. Әти белән аралашудан тыйгач, ана назы җитми", - дип сөйли актриса.

"Бик иртә китте, көн дә искә алам мин аны... бик сабыр кеше иде, эченә күп җыйган ахры, чир булып чыкты җыйганы. 13 ел аралашкач, авырганын беркемгә дә әйтмичә китеп барды", - дип язган Мәдинә Гайнуллина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100