Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Актриса Лариса Гузеева коронавирус йоктырган

Алып баручыны хастаханәгә салганнар.

news_top_970_100
Актриса Лариса Гузеева коронавирус йоктырган
инстаграмнан скриншот

Беренче каналдан бара торган «Давай поженимся» тапшыруы алып баручысы Лариса Гузеева коронавирус белән авырый.

Актриса бу хакта үзенең инстаграм сәхифәсендә язып куйган: «Минемчә, сәламәтлек — бик интим, шәхси тема. Хәлем турында бөтен дөньяга сөйләргә мин Сталин түгел бит. Мин шул зәхмәт белән авырып киттем. Дәваланам. Бөтенегездән дә үтенеп сорыйм: миңа һәм гаиләмә шалтыратмагыз. Үтенеп сорыйм. Үзегезне минем урынга куеп карагыз. Миңа болай да куркыныч. Аңлавыгыз өчен рәхмәт», — дигән ул.

Лариса Гузееваның дуслары аңа сәламәтлек һәм тизрәк терелүен теләп калган.

«РИА новости» хәбәр иткәнчә, 27 сентябрьдә актрисаны Коммунарка бистәсендәге 40нчы номерлы хастаханәгә салганнар булырга мөмкин. Лариса Гузееваның кызы Ольга Бухарова: «Әни белән барысы да тәртиптә. Мондый сорауларга җавап биреп арыдым инде», — дигән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100