Актриса Анастасия Цветаеваны 6 яшьлек чагында үги әтисе көчләгән: «Ул психопат иде»
Актриса һәм блогер Анастасия Цветаева балачакта үги әтисе тарафыннан сексуаль көчләүгә дучар булып яшәве турында сөйләде. Бу хакта «Афиша Daily» яза.
Актриса һәм блогер Анастасия Цветаева күптән түгел социаль челтәрләрдә балачагындагы авыр, ямьсез хатирәләр белән бүлеште. 6 яшеннән 12 яшенә кадәр ул үги атасы тарафыннан психологик басымга һәм көчләүгә дучар ителә. «Афиша Daily» корреспонденты Ольга Уткина актриса белән аның балачагы турында һәм психик яралары тормышына ничек тәэсир итүе хакында сөйләште.
– Әти-әниләрең турында сөйлә әле, бик бәләкәй чакларыңны хәтерлисеңме?
– Биологик әти-әнием Мәскәүдә, шагыйрьләр түгәрәгендә таныша. Алар бу вакытта әле яшь студентлар, шигърият белән мавыгалар, бер-берләренә шундук гашыйк булалар, бик тиз генә өйләнешеп тә куялар. Әнием – тумышы белән Мәскәүнеке, әтием – Украинадан. Мин туганда әниемә 18-19 яшьләр була. Ләкин 4 елдан, сәламәтлеге белән проблемалар чыгып, әтием үлә. Ул вакытка алар инде аерылышкан була, мин бар нечкәлекләрен дә белмим.
Минем тәүге балачак истәлекләрем бик бәләкәй вакытыма ук барып тоташа: нәни кроватьта имезлек суырып ятуымны, мине кулда күтәреп йөртүләрен хәтерлим, кухнябыз хәтердә калган. Әллә нинди вак-төякләр дә истә, ә менә әтиемне хәтерләмим. Бөтенләй. Икенче мәртәбә кияүгә чыккач, әни үги әтине миңа ничектер үз әтием дип ышандыра алган, шуңа күрә әтине хәтерләмимдер, күрәсең.
– Үги әтиең нинди иде?
– Тышкы кыяфәте бик күркәм: озын, мәһабәт гәүдәле хәрби, чын полковник. Кайсыдыр ягы белән «Любэ» солистына охшаган. Урта яшьләрдәге, иреннән аерылган совет хатын-кызларына бик ошый торган типаж. Әниемә хатын-кызлар көнләшеп карый торган булган. Ә үги әтинең үзенә тартып тора торган сөйкемле сөяге, магниты бар, шуның белән бик оста файдалана иде. Һәм, шул ук вакытта, өйдә ул – гап-гади абьюзер. Бу сүзне теләсә ничек кулланып, асыл мәгънәсен югалттылар, дип саныйм: әз генә тавыш күтәргән кешене дә хәзер «абьюз» дип атыйлар.
Гаиләдә үзенә карата көч куллануны чын мәгънәсендә татыган кеше генә
чын абьюзның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын аңлый дип уйлыйм.
Үги әти диктатор һәм психопат иде. Аңа үзеннән көчсезрәк кешеләрне мыскыл итү ошый иде. Кешене түбәнсетү һәм аның никадәр чүп икәнен туктаусыз «чәйнәп», иксез-чиксез вәгазьләре белән аның ихтыяр көчен юкка чыгару аңа ләззәт бирә иде. Андый сүзләрне мин көн саен берничә сәгать дәвамында тыңлыйм, һәм бу вакытта миңа утырып торырга рөхсәт ителми иде. Каршысына басып, аны тыңларга тиеш идем. Һушымны югалтып егылганчыга кадәр дәвам итә иде бу җәза.
Читтән караганда, аны хәтта кайгыртучан ата дип атап та була. Мәсәлән, минем белән даими йөрергә чыга. Шундый прогулкаларның берсендә ул мине урманга алып китеп, минет ясарга өйрәтте. Миңа 6 яшь иде...
Мин мәктәпкә укырга кергәч, һәр иртәне мине озата бара иде. Ул вакытта без Ташкентта, хәрби шәһәрчектә яшибез, бөтен шәһәрне урап барырга кирәк булганга, юлга ким дигәндә ярты сәгать вакыт үтә. Ул туктаусыз нидер сөйли, мин дәшми генә тыңлыйм. Читтән карап, нинди яхшы әти, баласы белән сөйләшә, аралаша, дип уйлый торган булганнардыр. Ә чынлыкта, ул минем бернәрсәгә дә ярамаган кеше икәнемне сөйләп бара иде. Бервакыт мин машинадан чыгучы кияү белән кәләшне күрдем дә, кәләшнең матур кабарынкы күлмәгенә сокланып барам, ә ул болай ди: «Күрәсеңме, туй? Синең беркайчан да андый бәйрәмең булмаячак. Чөнки син – куркыныч һәм шыксыз, сине беркем дә беркайчан да кияүгә алмаячак». Бу – мин аннан ишеткән авыр сүзләрнең берсе генә.
Мин моңа ияләшкән идем инде, дәшми-тынмый гына мәктәпкә җитүебезне көтеп бара идем. Мыскыл итә, түбәнсетә торган сүзләр дозасын мин аннан көн дә ишетеп үстем. Минем никадәр ямьсез, миңгерәү икәнлегемне һәм мине беркем дә яратмаячагы, беркайчан беркемгә кирәк булмаячагым турында ул гел «лекция» сөйләп, баш миемә сеңдереп торды. Минем аңгыра һәм бернигә ярамый торган бала, өстәп, «фригид» булуымны әнигә тәмләп сөйләргә яратты. Соңгысына, әни, көлеп, «Нишлисең, кире тыгып куеп булмый бит», – дип җавап бирә иде.
Түбән сыйныфларда укыганда, минем иң зур хыялым – балалар йортына эләгү һәм шунда яшәү иде. Бары тик аның белән икәүдән-икәү генә калмаска! Әни кибеткә киткәндә, «мине аның белән фатирда бергә калдырма» дип ялына идем. Гадәттә, әни мине тыңлап тормый. Шул вакытта кичергәннәремне, аның кабат мине мыскыл итә башлаячагын уйлап куырылып килгән вакытларымны хәзер дә оныта алмыйм.
– Әниең һәм үги әтиең нәрсә белән шөгыльләнәләр, кемнәр белән аралашалар иде? Гомумән, көннәрегез ничек үтә иде?
– Мин аларның дуслары булганын хәтерләмим. Үги әти, чын абьюзер буларак, интригалар корып, әнине бөтен якыннарыннан ераклаштырып бетерде. Даими рәвештә безгә әнинең әнисе – әбием генә килә, кайчакта мине үзенә алып китә иде. Ул аларның тормышына кысылмады, ә мин аңа берни дә сөйләми идем. Ял көннәрендә һәм кичләрен әти-әни эчәләр һәм я «Могҗизалар кыры», я порно карый иделәр. Аннары ишекне ачык калдырып һәм кычкыра-кычкыра секс белән шөгыльләнәләр – үги әти юри шулай эшли, мин барысын да күрсен һәм ишетсен дип тырыша. Бу аны дәртләндерә иде. Ә әнинең беркайчан да каршы килгәне булмады.
Минем балачагым үзгәртеп кору елларына туры килде: урамда даулы 90нчы еллар, илдә тоташ тәртипсезлек... Бернәрсә өчен дә гаепле саналмау, җәза алмау һәм контроль дигән нәрсәнең юкка чыгуы үги әтигә нык уңай булды. Ул, хәрби хезмәттән китеп, мәктәпкә укытырга урнашты. Укытучыларга мохтаҗлык – кечкенә хезмәт хакыннан туеп, бөтенесенең базарга, сәүдәгә киткән вакыты, шуңа күрә мәктәпкә теләсә кемне, хәтта махсус белеме һәм тәҗрибәсе булмаганнарны да алалар иде. Әни дә шулай мәктәпкә килеп эләкте: ул инглиз теле укытты, үги әти исә рәттән бөтен фәнне – физика, химия, хәтта информатиканы да. Ел саен алар кинәт кенә эштән китә һәм яңа мәктәпкә урнаша иделәр, мине дә үзләреннән калдырмыйлар, шуңа мин барысы 10 мәктәп алыштырдым. Мөгаен, үги әти кыз балаларны алдап, юлдан яздырган да шулай итеп җәзадан качкандыр – мин моны соңлап аңладым. Балачагымда исә мин аның кайбер укучы кызларының безнең өйдә яшәвен күрә идем. Шаккатмалы: бу кызларның әниләре үги әтигә шул дәрәҗәдә мөкиббән киткән булганнар ки, кызларына хәтта безнең өйдә яшәргә ризалык биргәннәр! Белүемчә, бу хәлләрнең ахыр нәтиҗәсе булмады.
– Балачак хатирәләрең турындагы постың астына бик күпләр синең ни өчен бу хакта беркемгә дә әйтмәвеңне сорап язалар.
– Әйе, миңа бу сорауны гел бирәләр. Мин балачак хисләремне бик яхшы хәтерлим: боларны сөйләргә ярый, дигән уй һәм мин сөйләп кенә нидер үзгәрергә мөмкин икәнлеге минем хәтта башыма да килмәде.
Әти-әнисе чын монстр булган очракта да,
бала моның ни дәрәҗәдә дөрес түгел икәнлеген аңламый.
Әти-әни һәрвакыт шундый иделәр, алар кинәт кенә үзгәрмәде. Мин, әлбәттә, башка гаиләләрдә бүтәнчәрәк аралашалардыр, дип чамалый идем, ләкин минем тормышым – минем чынбарлыгым. Җитмәсә, аралашыр кешеләрем бик аз. Әгәр олы кеше үз өстенә җаваплылык алып, үзен газаплаган ситуациядән китә алса да (әнием шулай эшли алыр иде, ләкин эшләмәде), бала әлегә моңа сәләтле түгел. Хәлем начар икәнен аңлыйм, ләкин берни дә эшли алмыйм, шуңа балачагымда мине хиссез дип кабул итәләр – бөтен хис-эмоцияләрем, әйтерсең, туңдырылган иде.
Аннан соң, ул вакытта хәзерге кебек мәгълүмат ташкыны да юк бит, психологик ярдәм турында аңлатучы мәкаләләр дә, видеолар да, Интернетта берләшмә, төркемнәр дә... Андый ярдәм барлыгы турында бөтенләй белми идем, бер үк маршрут белән бара һәм оясына кире кайта, башка юллардан бихәбәр кырмыска шикелле яшәдем. Гаиләмдәге миңа булган мөнәсәбәт турында башкалар белсә, әти-әниемә нәфрәтләнер дә, миңа ярдәм итәрләр, дигән уй минем хәтта башыма да килми иде. Киресенчә, берәрсенә бу хәлләрне сөйләсәм, үги әтинең ачуы килер дә, ул үзен тагын да юньсезрәк тота башлар, дип курка идем. Шуңа күрә сабыр итеп, түзеп һәм, бу хәлләр кайчан да булса бетәр, дип көтеп яшәдем.
12 яшем тулгач, ниндидер могҗиза белән, алар мине әбиемә яшәргә җибәрделәр. Саубуллашканда, үги әти аның минем белән ниләр эшләвен кемгә дә булса сөйләсәм (ә ул үзенең сексуаль уеннарында мине гел файдалана иде, мәсәлән, мин юынганда карый, яки чәчләрем өстендә әгъзасын иркәләү белән шөгыльләнә иде), мине үтерәчәген, бернинди эз калмаслык итеп бавырыма тибеп кыйнаячагын һәм моны ул эшләгәнен беркем белмәячәген әйтте.
Бу тәмугтан котылгач, үткәннәремдә казынмыйча, бары тик ЯШИСЕМ килде. Аның белән судлашып йөрисе яки тагын шундыйрак гамәл кыласы түгел, ирекле буласым, алга атлыйсым, үсәсем килде. Шушы сазлыктан котылып, үз тормышым белән яшисем килде.
– Син аралашырга ярата идеңме, әллә үз эчеңә ябылган баламы? Читтән караганда, өеңдә проблемалар барлыгы күренгәндер бит?
– Мин тавыш-тыным чыкмый торган, үз эчемә ябылган бала идем. «Тәрбияле» диләр минем кебекләр турында. Гаиләмдә проблемалар булуын берәү дә аңламас иде. Мәктәптә дусларым юк, өйдә туктаусыз үгисетәләр, шуңа күрә күңелемдәге исраф ителмәгән иркә-назны мин матур вак-төяккә, мәсәлән, мәктәп портфеле тышындагы үрдәк бәбкәсе сурәтенә бушата идем. Хәтерлисезме, фильм бар: Том Хэнкс кеше яшәми торган утрауга эләккәч, эче пошудан, футбол тубына кеше йөзе ясап, шуның белән сөйләшә башлый («Изгой» фильмы. – ред. иск.) Мин дә үземне шулайрак хис итә идем. Башта үземә дуслар уйлап табып юандым, соңрак ак күсе асрый башладым – китапханәченең күсесе балалагач, бер баласын миңа бирде. Күсе бик акыллы иде, мин кушаматы белән дәшкәндә, йөгереп килә, хәтта трюклар эшли ала. Мин аны бик яраттым. Ләкин 9 яшемдә чакта, без ялга киткәч, ул ачлыктан үлгән. Аны исемә төшергәндә, хәзер дә күзләрем яшьләнә. Шушы тере җан иясенең исән-саулыгы миннән тора иде бит, ә мин аны карый да, кайгырта да, саклый да алмадым. Моны аңлау авыр.
– Ә әбиең? Ул сине ял көннәренә ала торган иде, дидең.
– Маргарита әбием миңа әнине алыштырды, дисәң дә була. Үз чоры өчен ул – бик уникаль кеше: прогрессив, карьерист, фәннәр докторы, модалы киенергә яратучы интеллигент. Ул МГУны тәмамлаган, гомер буе фәнни-тикшеренү институтында эшләгән, пенсиягә чыккач та хезмәтен дәвам итте, чөнки эшен бик ярата иде. Маргарита – подъезд төбендә гайбәт сатучы әбиләр аның артыннан карап, тикшереп кала һәм гаебен табып, сөйләп утыра торган ханымнардан иде. Искиткеч фигура һәм ялтырап торган куе чәчләр – ул картайганчы яшь һәм матур кыяфәтле булып калды. Кыю, Интернеттан оста файдалана, соңгы тенденцияләр һәм яңалыклардан хәбәрдар. Сәнгатьне ярата, сәнгатькә мәхәббәтне миндә нәкъ менә ул уятты. Хәтерлим, балачакта ул мине гел үзе белән театрларга, күргәзмәләргә йөртә, классик музыка концертларына алып бара иде. Нәкъ менә аның белән мин беренче мәртәбә чит илгә чыктым, ялгышмасам, Латвиягә бугай. Аның чит илләргә фәнни конференцияләргә чыгу мөмкинлеге бар иде, барган саен миңа ул бүләкләр, Россиядә ул чакта булмаган джинс киемнәр алып кайта иде.
Ләкин аның да башында «үз тараканнары» бар. Ул 3 тапкыр кияүгә чыккан, әмма гаилә тормышы бер мәртәбә дә барып чыкмаган. Холкы катлаулы, һәм әти-әниемнең аерылышуына нәкъ менә ул сәбәпче булгандыр, дип уйлыйм. Алар әнием белән беркайчан да якын булмаганнар.
12 яшемдә мин аның Ленин проспектындагы 2 бүлмәле фатирына күчтем. Ул үзенең әнисе – минем карт әбием белән яши иде. Карт әбием минем күчеп килүгә каршы булган, ләкин әбием аны күндерә алган, һәм мин аның белән бер бүлмәдә яши башладым. Ул миңа бәләкәй диванны бирде, мин 4 ел гомеремне шунда уздырдым. Арабызда һуш китмәле матур җылы мөнәсәбәтләр иде, дип әйтә алмыйм, ләкин бу 4 ел алдагы тормышымдагыдан күпкә яхшырак иде. Мин, ниһаять, абьюздан арына алдым, күңелемнең әзрәк эри башлавын тойдым. Әбием мине ничек булдыра алса – шулай яратты, һәм аңа барысы өчен дә мең рәхмәтлемен.
– Көчләүгә дучар булганнарның еш кына нәрсәгә дә булса бәйлелек проблемасы барлыкка килә. Яшүсмер чагыңда синең белән дә шундый проблемалар чыктымы?
– Юк. Саклагыч механизм эшләгәндер, мөгаен, мин, киресенчә, начар гадәтләре булмаган эчпошыргыч бала булып үстем. Яшьтәшләрем тулай торакка эчү мәҗлесе оештырырга киткәндә, аларга чирканып карый идем, ә алкогольне 20 яшем тулып үткәнче авызга да алмадым. Әнием һәм үги әти эчәргә яраталар, ә мин аларның капма-каршысы булачагымны белә идем. Шуңа күрә, мин тартмадым да, эчмәдем дә, наркотиклар да кулланмадым – гади нормаль кеше шикелле яшисем килде. Бердәнбер сәерлегем – бәләкәй вакытымнан ук бәби алып кайтасым килә иде. Нишләптер, әгәр башка бер кешене ярату-назга күмеп тәрбияләп үстерә алсам, ул минем балачагымдагы ачы тәҗрибә эзләрен каплап куяр, карманы үзгәртергә һәм язмышымны башка якка борырга ярдәм итәр кебек тоела иде. Аннан, мин бит япа-ялгыз идем һәм минем җылы гаилә булдырасым, аңлаучы җан дусты табасым килә иде. Бала миңа бу ситуациядән чыгу юлы булып күренде.
– Шулай килеп чыкты дамы?
– Мин баламны 24 яшьтә таптым, ул вакытта соңга калганмын кебек тоелган иде. Яшь чагымда миңа әти-әни яратуы җитмәде, шуңа да, беренче ирем белән танышкач, миңа «әти» типажы булган ир кирәклеген аңлаган идем инде. Мөгаен, нәкъ менә бала – ата-ана мөнәсәбәтенә мохтаҗ булганмындыр. Уңдым: идеаль ир-атка гашыйк булдым. Ул да миңа җавап бирде. Берничә ел дәвамында ул минем ата мәхәббәтенә мохтаҗлыгымны компенсацияләде. Мине бик яратты, бик игътибарлы булды. Көнкүрештә мин бернинди эш: ни урын җәя, ни йомырка тәбәсе кыздыра, ни гөлләргә су сибә белми идем. Бу эшләрнең һәммәсенә, гадәттә, әти-әни өйрәтә, ә мине ирем өйрәтте. Мин театр институтына кергәндә, ул минем янымда булды, һәр эштә ярдәм итте. Гомумән, ул миңа куркудан арынырга булышты. Шундый кешене очратуым өчен язмышыма һаман да рәхмәтлемен.
Әлбәттә, бу идиллиянең кайчан да булса ахыры булачагы аңлашыла иде. Иремә башта баш-аягым белән гашыйк булсам да, берничә елдан безнең мөнәсәбәтләр туганнарча төс алды. Алга таба да алай дәвам итә алмый иде инде, шуңа мин үз тормыш юлыннан алга киттем.
– Театр институтына ничек килдең? Балачагыңда беркайда да чыгыш ясамагансың, дип беләм.
– Бер матур көнне безне сыйныфыбыз белән Петр Фоменко остаханәсенә спектакльгә алып бардылар. Миңа бу вакытта 13 яшь, һәм мин инде әбием белән яши идем. Шушы сәяхәт минем бөтен язмышымны хәл итте. Аңа кадәр мин бала-чагага театр – искелек калдыгы, пенсионерлар өчен генә калган сәнгать төре булып тоела иде. Ләкин Петр Фоменко остаханәсенә эләгүем күңелемнең астын-өскә китерде. Шул көннән алып, зомби шикелле, мин гел шунда йөри торган булдым. Әгәр шул чакта берничә елдан ГИТИСта укыячагымны һәм шушы сәхнәгә чыгып уйнаячагымны әйткән булсалар, ышанмас идем. Бу театрга, мондагы актерларга, атмосферага мәхәббәтемнең чиге юк иде! Мин анда яшәдем, дисәң дә була. Соңрак, мөстәкыйль театрга әйләнгәч, аларның репертуарлары, әлбәттә, үсте, ләкин ул елны «фоменко»лар – әле ГИТИСның гап-гади чыгарылыш укучылары, һәм алар нибары 2 спектакль генә уйныйлар иде. Санаганым булды: «Уникенче төн» куелышын – 80 тапкыр, «Өченче дәрәҗә Владимир» әсәрен 60 тапкыр караганмын! Минем эчемдә ниләр кайнаганны чамалыйсызмы?! Әлбәттә, мин бөтен спектакльләрне яттан беләм, ә вахтершалар мине «театр иясе» дип йөртә һәм билетсыз кертә иде. Мин андагы һәр почмакны белә идем.
Мин укыган гимназиянең бер укытучысы бу мавыгуымны күреп алды да: «Син монда нишләп йөрисең? Химия, физикадан билгеләрең бик начар, биологиядән дә мактанырлык түгел, сиңа актриса булырга кирәк. Син бит театр яратасың!» – диде. Миңа шок булды – үземне сәхнәдә уйный алучы кеше итеп күз алдына да китергәнем булмады. Миннән нинди актриса чыксын? Алар кайда да, мин кайда? Ләкин, шулай да, бу фикер баш миемнең бер почмагына кереп калып, бөтерелә башлады.
Бу вакытта МГУның журфагына керергә җыенам, «Яшь журналист түгәрәге»нә йөри идем. Анда – искитмәле иҗади һәм рәхәт, күңелемә май булып ята торган атмосфера. Мин – бернинди әшнәлек тә, репетиторларым да булмаган бала, ләкин журналист булу теләгем әйтеп бетергесез зур иде. Бу һөнәрне болайрак күз алдына китерә идем: «кайнар нокта»да микрофон тотып басып торам, чәчләремне җил тарата, артымда очкычлар җиргә мәтәлеп төшеп шартлый, хәрби вертолетлар оча, тирә-якта ут, сугыш бара, ә мин шундый матур һәм сөйлим: «Сезнең белән – махсус корреспондент Анастасия Цветаева. Без репортажны Әфганстаннан алып барабыз».
Билгеләрем түбәннән дә аскарак төшкәч, гади мәктәпкә күчтем, кичләрен актерлык дәресләренә йөри башладым. Шунда ук театр институтына укырга керергә әзерләнә башладым.
Балачагымда ямьсез вакыйгалар артык күп булганга, моңарчы артист буларак ачылганым булмады, үземне ирекле тоту дигән нәрсә миндә юк иде. Мин оялчан, үз эчемә йомылган, тавыш-тыным чыкмый торган бала – кешеләрнең игътибары минем өчен бөтенләй ят күренеш иде. Актерлык осталыгы дәресләре мине үземне җиңеп, алга атларга, комфорт зонасыннан чыгарга мәҗбүр итте. Бу миңа чынлап та кирәк булган, күрәсең, мин бик тырыштым – өченче тапкырдан ГИТИСка кердем.
– Балачагыңда күргән-кичергән җанөшеткеч хәлләрне берәр вакыт башка берәр кешегә сөйләгәнең булдымы?
– Әйе, дус кызларыма һәм, җитди мөнәсәбәтләрдә чагымда, кайбер ир-атларга сөйләдем. Мин – истероид хатын-кыз, шуңа кайчакта ирләргә эшнең аларда түгел, үземдә икәнен, ә килеп туган хәлнең балачак травмасы эзе икәнен аңлатырга туры килә. Мин бик көнче, көйсез, үземә туктаусыз игътибар таләп итүче һәм шул ук вакытта кискен, артык хисчән кеше идем. Бер яклап – яратуларын телим, икенче яклап, үзем үк куам, читкә этәрәм. Бер сүз белән әйткәндә, адекват булмаган истеричка (көлә)! Боларны, артык иркәлек, дип атап булыр иде, ләкин минем очракта сәбәп башкада: балачагымда ярату җитмәгәннән һәм партнер белән сәламәт мөнәсәбәтләр төзи белмәгәннән килеп чыккан сыйфатлар.
Балачагым турында сөйләргә туры килә иде. Ирләрнең реакцияләре исә бөтенләй мин көткәнчә булмады. Дус кызларым мин сөйләгәннән шок кичерә һәм, үги әтине судка бирергә кирәк, дип тәкъдим итә, мине кызганалар иде. Ә ирләрнең бу хикәяттән дәртләре ташый. Мин хәлемә керүләрен, аңлауларын көткән чакта, иң адекват дигән ирләр дә бу теманы тизрәк ябарга һәм башка бу хакта сөйләшмәскә тырышалар, я булмаса , аңа карата сәер кызыксыну белән яна башлыйлар.
– Мондый корбан хатын-кызларның бик еш үз тәннәрен күралмау, кабул итмәү белән бәйле проблемалары туа. Аларга ир-егетләр белән тирән мөнәсәбәтләр урнаштыру да җиңел түгел. Синдә моңа охшаш күренеш күзәтелмәдеме?
– Әйе дә, юк та. Тәнем һәм тышкы кыяфәтемне күралмау дигән проблема булмады – мин үземә бик ошыйм. Ә ирләрне кабул итү ягыннан, әлбәттә, проблемалар бар. Мин җитди рәвештә, бу дөнья – ирләр дөньясы, дип исәплим, һәм ул хатын-кызларга карата гадел түгел дип саныйм. Нигездә, ирләргә чирканып карыйм. Алар мораль яктан зәгыйфь, комплекслары күп. Мин эмоциональ, яки физик, яки сексуаль көчләүгә дучар булмаган хатын-кызларны бик тә аз беләм. Үги әти – тормышымдагы бердәнбер абьюзер түгел. Беренче ирем белән аерылгач, бер ир-ат белән очрашып йөрдем, ул мине кыйный иде. Бу озак бармады, вакытында бу мөнәсәбәтләрдән чыга алдым, ләкин шул чактагы авырту һәм курку хисен һаман хәтерлим. Мине үземдәге икетөрлелек еш борчый: бер яклап – мине яратуларын телим, икенче яктан, ирләрнең иң «авырта» торган ноктасын табам да, тәмен белеп, оста итеп, шуңа сугам.
– Димәк, син җан яралары аркасында психологик проблемалар килеп чыгуын үзең белә идең?
– Мин үз эчемдә казынырга яратам, үземне алдамаска тырышам. Миңа психология ошый, бу темага күп укыйм. Авыр тәҗрибәм бар икәнлеген һәрчак белә идем, шулай да, беркайчан да үземне кызгану теләгем булмады.
30 яшьтән соң, профессиональ психолог белән аралаша башладым. Мин аңа гаиләмдә кризис башлангач, шулай ук, Израильгә күченүдән туган газаплануларым аркасында килдем – Мәскәүдәге эшемне бик сагына идем. Психологның балачагым турында соравын гел көтеп йөрдем, ләкин без ул темага урау юллар үтеп, берничә очрашудан соң гына һәм бик азга гына кагылдык. Мөгаен, минем өчен инде барысы да ачык булганга күрәдер: миннән нәрсәнедер тартып чыгарырга, аңлатырга кирәкми, минем белән ни булганын үзем дә беләм. Психолог миңа үзәгемнең нык, җанымның «исән калган өлеше» көчле икәнен әйткән иде. Мин, чынлап та, артык хисчән, тәэсирләнүчән кеше булуыма карамастан, көндәлек тормышта стресска чыдам.
Чыгырымнан тиз чыгам, тавыштан арыйм, вак-төяк көнкүреш проблемаларын җенем сөйми. Аның каравы глобаль проблемаларны җиңел чишәм. Мөгаен, шушы «исән калган өлешем» көчле булгангадыр, үземнең күңел яралары белән яшәргә, депрессиягә чуммаска, үз-үземә кул салу турында уйламый, яки нәрсәгә дә булса бәйлелеккә төшми яшәргә өйрәнгәнмендер.
Күпләр, әгәр күңел яраларың белән эшләсәң,
аларны гомерлеккә онытасың, дип уйлыйлар. Алай түгел.
Алар белән ничек кенә эшләсәң дә, истәлекләр, ямьсез хис-тойгылар, триггер мизгелләр һәрвакыт калкып чыга. Монда син булдыра алган иң зур эш – ул үзеңә килгән зыянны аңлау, аның тәэсирен кабул итү, шуңа риза булу, түзү һәм үзеңдәге шул «тараканнарыңны» белеп яшәү. Әйе, миңа ирләр белән мөнәсәбәтләр кору авыр, балачагымдагы эпизодларны калтырап искә алмаган бер генә көнем дә юк. Ләкин мин моннан драма ясамаска, ә үземә һәм үземнең яраларыма карата гадел булырга тырышам. Яралардан 100%ка котылу һәм башка кешегә әверелү мөмкин түгел.
– Әбиең янына күченгәч, әниең белән күрешә идеңме? Ул синнән берәр вакыт гафу сорадымы?
– Әйе, күпмедер вакыт без аралашуыбызны дәвам иттек, мин, ни әйтсәгез дә, әле бала гына һәм әни кешегә мохтаҗ идем. Кайчакта аларга килә, ләкин үги әти белән күрешмәскә тырыша идем. Ә бервакыт әни үзе безгә килде, алдан кисәтми һәм шалтыратмыйча. Шунда ул миңа үги әтинең минем үз әтием түгел икәнлеген сөйләде. Бу – минем өчен шок, һәм шул ук вакытта, үзенә күрә котылу юлы булды. Өстемнән тау төштемени! Бу монстрның минем әтием түгел икәнлеген белү зур җиңеллек бирде, ә чын әтием – мине бик яраткан, дөньядагы иң яхшы кеше булганлыгын аңлау психикама, үзбәямә, язмышыма тәэсир иткәндер, дип уйлыйм.
Әкренләп, әни белән аралашулар сирәгәя барды. Күрешергә һәрчак мин тәкъдим итә идем. Ул беркайчан да миңа да, әбиемә дә шалтыратмый иде. Вакытлар үткәч, мин инде беренче ирем белән яшәгәндә, әнине үзебезгә кичке ашка чакырдым. Нигә икәнен белмим, ләкин үткәннәрем өчен мин аңа беркайчан да үпкә сакламый идем. Хәтта аңа ярдәм итәсем килә иде. Хәтерлим, мин аннан ни өчен үги әтидән китмәвен сорадым, кирәк булса, баштагы мәлдә үзебездә яшәп торырга тәкъдим иттем. Ул: «Бар да алай җиңел генә түгел шул», – дигәнрәк сүз әйтеп кайтып китте. Шуннан бирле, минем белән аралашу, сөйләшү өчен ул берни эшләмәде. Мин дә кыстамадым, моның мәгънәсен күрмәдем.
Ел ярым элек үги әти үлде. Әни миңа бу турыда электрон почта аша хәбәр итте. Минем өчен бу хакта белү мөһим икәнлеген аңлаган, күрәсең.