news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Автор-башкаручы Азат Гыймадиев сөйгәне Маринага өйләнгән – фото

news_top
Автор-башкаручы Азат Гыймадиев сөйгәне Маринага өйләнгән – фото
социаль челтәрләр

Автор-башкаручы, музыкант Азат Гыймадиев сөйгәне Марина белән никах укыткан. Куанычлы мизгелләрнең фотолары белән ул социаль челтәрләрдә бүлешә. «Бүген безнең никах көнебез. Яратам сине, Марина», – дип яза кияү егете.

Марина Төрекмәнстаннан. Әтисе фарсы, әнисе татар. Азат Гыймадиев үзенең акустик концертында мәхәббәтен фотосессиядә очратуы хакында сөйләгән иде.  Аның сүзләренчә, Азат Марина белән беренче күрүдә үк парлы фотосессия ясаган. Бу вакытта аларның беренче күрешүләре булган. Азатның Марина белән йөреп китәчәкләре уена да кермәгән. 

«Бер күрүдән ярату дигән әйбер булмады. Ул мине алдан ук, бер таләпсез һәм саф чиста мәхәббәт белән яратты. Шуның белән үзенә гашыйк иттерде», – дигән иде музыкант. 

Азат белән Маринага тигез, матур мәхәббәт телибез! 

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар