news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Актерлар Илсөя һәм Рамил Төхвәтуллиннар гаиләсендә зур шатлык

Иҗади гаиләнең кечкенә кызлары Диләрә быел Казан консерваториясен тәмамлаган.

news_top
Актерлар Илсөя һәм Рамил Төхвәтуллиннар гаиләсендә зур шатлык

«Менә барысы да бетте. Биш ел бик тиз үтеп китте. Мин Казан консерваториясен тәмамладым. Бу биш ел дәвамында, ә көллият белән бергә тугыз ел буе миңа таяныч булучыларга, кулга-кул тотынып эшләгән һәркемгә зур рәхмәт. Гаиләмә, дусларыма, яраткан кешемә, булганыгыз өчен рәхмәт. Мин сезне бик яратам һәм сезнең терәк булуыгыз - минем өчен бәһасез! 9 ел элек миңа ышанган, иңгә-иңгә куеп бергә эшләгән кеше, педагогым Хәйретдинова Клара Әкрәм кызына рәхмәт! Сезгә булган хөрмәтемне, мәхәббәтемне җиткерергә сүзләр генә җитмәс. Менә барысы да бетте... Ниһаять!» - дип яза социаль челтәрендә Диләрә Төхвәтуллина.

«Котлыйбыз сине, йолдызыбыз!» - дип котлаган Диләрәне якыннары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар