news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Актерлар гаиләсе өченче тапкыр әти-әни булган

news_top
Актерлар гаиләсе өченче тапкыр әти-әни булган
Фото: Рузанна Хәбибуллинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Кариев исемендәге яшь тамашачы театры артистлары Рузанна һәм Илназ Хәбибулиннар гаиләсендә куанычлы вакыйга – иҗади гаилә өченчегә әти-әни булды.

Бу хакта социаль челтәрләрен актив алып баручы Рузанна үзенең сәхифәсендә хәбәр итә.

«Сезнең белән элемтәдә күпбалалы әни Рузанна Хәбибуллина. Беренчедән, барыгызга да зур рәхмәтләребезне әйтәсебез килә. Шундый матур теләкләр, котлаулар язасыз. Меңләтә үзегезгә әйләнеп кайтсын. Безнең барысы да яхшы. Ашыйбыз, йоклыйбыз», – дип сөйләгән ул.

Рузанна һәм Илназ Хәбибуллиннар гаиләсендә бер малай һәм кыз үсә. Яңа туган сабыйларының кызмы, малаймы икәнлеген пар әлегә хәбәр итмәгән.

Хәбибуллиннар гаиләсен чын күңелдән котлыйбыз. Сау-сәламәт, бәхетле сабый булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар