Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Актер Оскар Кучера Лаеш районында беренче тапкыр кыстыбый ашап караган

Taste Of Russia программасы иҗат төркеме – актер Оскар Кучера һәм гурман Глен Куцовский эш сәфәре белән Лаеш районында булганнар. Кирби авылында татар халкының тормыш-көнкүреше һәм милли ризыклары белән танышканнар. Бу хакта Instagram челтәрендә Лаеш районының матбугат хезмәте хәбәр итә.

news_top_970_100
Актер Оскар Кучера Лаеш районында беренче тапкыр кыстыбый ашап караган
82 яшьлек Минсәйдәй Хөснетдинова журналистларны кыстыбый, пәрәмәч, бәлеш пешереп сыйлаган.



Кунаклар зур бәлешне аеруча яратып ашаганнар.

“Татар халкы кунакчыллыгы белән аерылып тора. Гореф-гадәтләренә тугры калып, йолаларын саклап яши. Татар халкының ризыгы туклыклы, гади, телне йотарлык тәмле”, -  дигән Оскар Кучера.



Журналистлар Травкино авылында урнашкан дөяләр фермасына да баралар.



“Кыш, дөяләр һәм американлы - уникаль күренеш. Мин моны әле озак истә калдырачакмын. Ә татар ашлары -  просто бомба!” - дип уртаклашкан америка гурманы Глен Куцовски.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100