Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Актер Михаил Ефремовның улы тәрәзәдән егылып төшкән

news_top_970_100

Мәскәүдә актер Михаил Ефремовның 31 яшьлек улы Николай 3нче каттагы фатиры тәрәзәсеннән егылып төшкән. Аны реанимациягә алып киткәннәр. Бу хакта НТВ телеканалы сайты яза.

Актерны Пролетарский проспектындагы йорт янында тапканнар. Ир-ат янында таба яткан, Николай ярдәм сорап кычкырган. Шаһитләр әйтүенчә, Николай наркотиклар тәэсирендә булган булырга мөмкин.

Егылгач, Николайның бот һәм оча сөякләре сынган.

Фото: © НТВ телеканалы сайты

Юдин исемендәге хастаханә табиблары 31 яшьлек актерга ашыгыч операция ясаган, хәзер аның гомеренә куркыныч янамый.

Николайның хатыны сүзләренә караганда, ул алкоголизмнан интегә һәм ПНДда учетта тора. Николай Ефремов исә фатир тәрәзәсеннән очраклы егылып төшүен һәм беркемгә дә бернинди дә дәгъвасы булмавын әйткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100