Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азәрбайҗан Россиядән гаебен тануны таләп итә

news_top_970_100
Азәрбайҗан Россиядән гаебен тануны таләп итә
Фото: president.az

Азәрбайҗан Президенты Илһам Алиев, Актауда авиация һәлакәтенә юлыккан самолет Грозный шәһәре янында җирдән ату нәтиҗәсендә зыян күргән, дип белдерде. Бу хакта ул «AzTV» телеканалына биргән интервьюда сөйләде.

«Әлбәттә, ахыргы версия кара тартманы (черный ящик) ачканнан соң билгеле булачак. Әмма хәзерге версия дә шактый нигезләнгән һәм фактларга таяна. Ә фактлар шундый: Азәрбайҗан гражданлык самолеты Россия территориясендә, Грозный шәһәре янында тыштан зыян күргән һәм идарәсен югалткан. Без шулай ук самолетыбызның радиоэлектрон чаралар белән идарә ителмәслек хәлгә китерелүен дә беләбез. Бу – самолетка китерелгән беренче зыян», – дип билгеләде Алиев.

Ул, шулай ук, Азәрбайҗан самолеты «махсус бәреп төшерелмәгән» дип искәртте.

«Баку Россиядән гаебен тануны, гаеплеләрне җавапка тартуны һәм компенсация түләүне таләп итә», – ди Азәрбайҗан Президенты интервьюсында. Аның сүзләренчә, Россия хакимияте үз гаебен вакытында танырга, Азәрбайҗаннан гафу үтенергә һәм моны җәмәгатьчелеккә җиткерергә тиеш иде.

«Фюзеляжның (самолетның өске өлеше) тулысы белән тишекләрдә булу факты самолетның кошлар көтүе белән бәрелешү версиясен тулысынча көн тәртибеннән төшерде», – дип хәбәр итте Алиев.

Азәрбайҗан башлыгы шулай ук Россиянең бу версиядә торуы сәер булуын әйтте.

«Безне гаҗәпләндергән моментларның берсе – Россия рәсми структураларының ниндидер газ баллоны шартлау, самолетның кошлар белән очрашуы турындагы версияләрне тәкъдим итүләре. Ягъни бу – ачыктан-ачык Россия ягыннан әлеге мәсьәләне яшереп калырга теләвен күрсәтте, һәм бу, әлбәттә, матур күренеш түгел», – ди Алиев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100