news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Актанышта авариядә дүрт кеше үлгән

Пучы авылы янында фура белән җиңел машина бәрелешкән.

news_top
Актанышта авариядә дүрт кеше үлгән
https://tatarstan24.tv

Актаныш районында юл һәлакәтендә дүрт кеше үлгән. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Пучы авылы янында Chevrolet Lacetti һәм Volvo йөк машинасы бәрелешкән.

Урында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли, диелә хәбәрдә.

Әлеге мәгълүматны Татарстан прокуратурасында раслаганнар.

Авария 15.35 сәгатьтә булган. Җиңел машина фура астына килеп кергән. Аның эчендәге дүрт кеше үлеп беткән, диелә. 

Урынга район прокуроры вазифасын башкаручы Руслан Заһретдинов барган. Авария сәбәпләре ачыклана.

Фура Чиләбе өлкәсеннән, җиңел машина Башкортстаннан килгән. Якынча белешмә буенча, һәлак булучылар җиңел машинада булган, дип хәбәр итте «Татар-информ».


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар