Актаныштан китеп, ерак Кузбасста ялгызы калган татар бабае: «Юк бит туган илләр!»
Язмыш кешене төрле якларга ташлый, кеше башы ни генә күрми. Актанышта туып, бүген ерак Кузбасс җирендә - Новокузнецк шәһәрендәге фатирында гомер иткән 92 яшьлек Флүр Халиков ялгыз картлыгы турында сөйләде.
Новокузнецк татарлары белән очрашуга килгән көр күңелле бабай шунда ук игътибарны җәлеп итте. Рәхәтләнеп җырлап та күрсәтте. Тезелеп киткән медальләр – мин аны орденлы шахтердыр дип уйладым. «Халиков Флүр Халикович» дип таныштырды ул үзе белән. Герой-шахтер батыр татарлар турында сөйлиме дисәм, ул Актаныш районыннан килеп чит шәһәрдә ялгызы калган бабай язмышы булып чыкты.
«Төзүчелектә эшләдем. Шәһәрдә үзәк урам буйлап барсагыз – анда һәр йорт минем кул аркылы үтте. Мин бригадир, штукатур-маляр, плитә салучы булып эшләдем. Безнең бригадирда 35-40 кеше, вәт мин – татар малае шулар белән эшләдем», – дип башлады ул үзе белән таныштыруны.
Ул авылдан киткәндә Калинин районы булган. Хәзер Актаныш районы, Качкын авылы. Мәҗбүри – военкомат повесткасы белән 1948 елның 8 декабрендә Новокузнецкига ФЗУга алып киләләр аны. ФЗУ – «фабрика-завод өйрәнчекләре» – ул заманнарда мәктәп яшендәге укучылар өчен профессиональ-техник уку йортларын шулай атаганнар.
Алты ай ФЗУда укып чыктык, экзамен бирдек 20 нче июньдә, безне «сатып алучылар» алып китте. «Подъемный» 390 сум бирдеәр, иртәгә шушында чыгасыз эшкә, диделәр. Шуннан бирле эшләп киттем инде.
Авыр булдымы соң?
Ул елларда авыр булды. Кышларын 50-55 градус суык була иде. Хәзер андый салкыннар юк. Эштән кич кайтып китәсең, иртән килүгә төзегән бөтен әйбер туңып беткән була. Аларны мич ягып җылытып, жаровня дигән мангалка куябыз, җылытып, эретеп, шулай эшләп йөрдек. Ул елларда авыр булды. Бигрәк тә хатын-кызларга. Авыр күтәреп, төзелеш материалларын подъездга алып керергә кирәк аны, квартирга кертеп куясың, икенче көнне иртән килүгә җылына, эри, кибә, аннан соң гына эшли башлыйсың.
Татар булгач, кыен булмадымы?
ФЗУдан чыгу белән килеп эләктем руслар арасына, бүгенгәчә руслар арасындамын, – диде бабай, горурланып.
Хатыныгыз кайдан?
Бабай күңелсезләнеп китте...
Иптәшемне мин җирләдем инде. Башкортстаннан иде ул, татар кызы. 42 ел тордык без аның белән. 3 ел элек җирләдем… 1970 елда Хакасиядә хезмәт итеп кайттым, 72 елда таныштык.
Ничек танышкан идегез?
Мин аның янына бармадым, ул минем янга килеп йөрде.
Бая гына күңелсезләнгән бабай, шәп чакларын исенә төшереп, кәпрәеп куйды.
Усал кыз идемени?
Бар иде азрак. Әйтәләр бит – ат кешнәшеп, кеше сөйләшеп таныша. Шулай сөйләшә-сөйләшә таныштык инде. Син кайдан, мин моннан, теге-бу... Утырасың-утырасың да сөйләшеп, икенче көнне тагы ул килә.
Кая килә иде соң ул?
Шимбә яки якшәмбе көннәрендә танцплощадкага яшьләр җыела иде. Шунда таныштык инде. Клубка ерак иде. Мин комсомоллар өчен дигән тулай торакта яши идем, ул килә иде. Йоклаган вакытта иртән килеп уята иде әле...
Шулай дуслаштыгыз инде?
«Күпме болай йөреп була?» дип әйттем. «Ярар», – дидем, – «Берәр нәрсә уйлап чыгарырмын», дигән булдым инде.
Туйны матур уздырдыгызмы соң? Әллә ул заманнарда аны уздырып булмадымы?
Дөнья бит ул утка сала чәчәкләр кебек чакта - матурын да күрсәтә, ямьсезен дә, яктысын да, караңгысын да – барысын да күрсәтә, төрле хәл була. Без өйләнешкәндә авыр иде, алай да сугыш вакытында гына әйтергә була алабута ашап яшәдек дип.
Өйләнешкәч, кайда яшәдегез?
Минем фатир бар иде.
Алайса әйбәт егетне эләктергән икән.
Әйе, бер ел тордыкмы аның белән, алдым. Аннары мин фатирны зурайтырга чиратта тора идем. Шулай утырабыз кич телевизор карап, килеп керде минем җитәкченең урынбасары Виктор Матвеевич. Керде дә – минем кулда синең карточкаң ди, чират килеп җитте, барасыңмы шул-шул районга, 3 бүлмәле фатир, ди. Ярар, дим. Риза дигәч, иртәгә барысын да рәсмиләштерәбез, сине чакырып алырлар, диде. Ордер алгач, барып карадым фатирны – 4 бүлмәле фатир иде. Мин кайттым да әйтәм хатынга: ничә тәрәзәгә пәрдә әзерләдең? Өчкә ди. Тагы берәү кирәк, дим, 4 бүлмәле, дим. Шулай итеп, 1981 елның 20 июнендә 4 бүлмәле фатир алдык. Аннан соң аны алыштырып киттек- малай үскәч, үзем ике бүлмәлене алдым да, аңа ике бүлмәлене бирдем. Ул Кузнецкий районда калды, шунда алюминий заводында эшли иде, аңа якын булсын дидем. Мин Завод районына киттем.
Хатыныгыз кем исемле иде, балаларыгыз?
Хатыным Оркыя иде. Улым чирләде, юләрләнде, аны интернатка тапшырдым – мин аны озаттым. 25 майда барып кайттым янына… Улым Володя. Кызым Люда. Кызым икенче шәһәрдә яши.
Нигә балаларыгызга рус исемнәре куштыгыз?
Бабай бу сорауга бик авырсынып кына җавап бирде. Дөресрәге, җавап бирмәде дисәң дә була… Мин дә алга таба чокынмадым – нишлисең инде?
Шулай кушып калынган инде...
Оныкларыгыз бармы? Алар кем исемле?
Кызныкылар бар өчәү, аларның исемнәрен дә белмим… Алар бит икенче шәһәрдә тора.
Ялгызыгызга бик кыен түгелме?
Кыен дип урамга чыгып кычкырып булмый бит, нишлисең инде? Өй түбәсенә дә менеп кычкырып булмый, түзәсең инде. Үзем пешерәм, үзем кибеткә барам, үзем хастаханәгә барам, үзем аптекага барам, үзем юам. Юам дип – машинаны кабызам да, «мә-ә, ю», дим.
Кычкырасы килгән чаклар буламы соң?
Кычкырып җырлыйсы килә. Телевизор аркылы ишетәм дә татар җырларын, шуларны отып калам, – диде дә бабам, кычкырып җырлап та күрсәтте:
Салкын чишмә яннарында атлар эчерсәң иде,
Туган үскән илләреңдә гомер кичерсәң иде...
Менә юк бит туган үскән илләр. Ил монда анысы , ә туган җир әнә кайда еракта!..
Үкенмисезме?
Хәзер юк инде, сүндем. Теге елларны сагындыра торган иде, – дип, бабай тагын җырлап җибәрде.
Тау астында таллар бар,
Талда яфрак, мин сагыну,
Сездә нинди хәлләр бар...
Иптәшегез сагындырмыймы?
Сагындырып кая барасың хәзер?! Хәзер инде туган-үскән илеңә барсаң да, кем янына барып керәсең? Авылга керерсең, йөрерсең-йөрерсең, әй кил монда, бабай, дип сине чакыручы булмас. Беркем дә юк минем анда авылда. Исеме генә паспортта язылган. Актаныш районы, Качкын авылы.
Үкенечтә калган вакытлар булмадымы?
Эх, нигә килдем икән монда дип үкенеп булмый бит инде. Авылда яшәгәндә – яшь вакытта, сугыш вакытында шуның кадәр авыр чаклар йөрәккә төште, чыгып китсәм иде, хат та язмас идем шушы авылга дип әйтә торган идем. Хәзер уйлыйм – авыл гаепле түгел бит. Актаныш дип ишетсәм, йөрәкләр кузгалып китә инде, әлбәттә. Хәзер Кузбассныкы инде мин, анда кем янына кайтасың? Бөтен гомерне монда уздырдым.
Иптәшегез белән яшәгәндә менә шулай эшлисем калган икән дип үкенечләр калмадымы?
Юк…
Балаларга да шулай әйтәсе калган дип уйлаган юкмы?
Юк...
Хәзерге яшьләргә нәрсә дип әйтер идегез?
Эшегез бар икән, яшәгез, эшләгез. Эшләмәгән кеше бик начар, ялкау. Мин туганнан бирле, 10 яшьтән эшли башладым, эштән туктаганда миңа 78 яшь иде. 58 ел эшлә әле стройкада! Эшне ярата идем.
Эшләгәннең кадерен беләләрме соң бездә?
Белә торганнар иде. Расчет алганчы директор мине гел мактап тотты. Мин үзем алдым аны, сүз әйтергә хакыгыз юк, диде. Пенсионерларны җибәрергә кирәк дип йөриләр иде чөнки ул елларда, җибәрделәр. Аннары ел саен өлкәннәр көнендә безгә премияләр бирәләр иде. Шунда директор мине күрде дә: «Дядя Федя, почему ты ушел?» - ди. Мин шул-шул әйтте, аннары чыкмадым эшкә, дидем. «Иртәгә кил, мин сине алам», - диде. Килмәдем, картайдым инде, инде 78 яшь тулгач...
Яшь вакыттагы иң күңелле, истәлекле әйберләр нинди?
Яхшы гына эшләп производствода, әйбәт кенә акча алып кайтып бирсәң… Кесәгә тыгып алып кайта идем, бер стакан бир әле, бер салып җибәрәем әле дип әйтәсең – шул вакытта күңелле дә булып китә торган иде…
И, Аллам… 92 яшьлек бабай яшьлеген әйтер дип уйлаган идем мин үзем… Һич кенә дә шешә әйтерләр дип уйламаган идем шул...
Кайларда ял иттегез?
67 елны Лиепаяда - Латвиядә ял иттем. 68 елны Үзбәкстаннан кайттым, 67 елны җир тетрәү булды анда. Мине шунда җибәрделәр. Ташкентта эшләдем. Йортлар, мәктәп салдым. Бер ел эшләдем дә, җитәкчегә «Өйгә кайтар!» дидем дип, икенче көнне үк кайтып киттем.
Мондагы татарлар телләрен саклап кала аламы?
Безнең вакытта килгәннәр телләрен саклап калдылар инде, ә монда туган татарлар, аларның балалары татарча белми. Мин үзем дә инде күп сүзләрне онытканмын, аңламыймын.
Нигә алай икән?
Гел сөйләшмәгәч, урысча аралашкач, урыс арасында онытыла икән ул тел. Бик озак кайтмый йөрсәң, үзеңнең туганың да онытыла икән ул...
Туганнарыгыз бармы?
Бертуган энем Мәскәүдә. Абыем да Мәскәүдә иде – үлде. Әтием 42 нче елны Мәскәүне саклап вафат булды , 42 яшь иде аңа. Әниемне 1945 елны үзем җирләдем. Апам, тормышка чыгып, вафат булды. Аның балалары калды, шулар белән сөйләшәбез, шалтыратышабыз.
Шуның кадәр күп кичереп, ничек күңел көрлеген саклап кала алдыгыз?
Урыс әйтмешли – ну что горевать, что ничего одевать, знайся-снаряжайся. Авырмы-җиңелме, үзеңнең күңелне үзең тотып торасың инде. Шулай күтәрмәсәң, бу яшькә кадәр яшәмәс идем дә. Аллага шөкер, 91 нче тутырдым, 92 гә җиттем 10 нчы майда.
Бабай арган иде. Уен эш түгел бит – 92 яшь. Мин аңа сәламәтлек, күңел көрлеге теләп, интервьюны төгәлләдем. Качкыннан китсә дә бабай, язмышыннан кача алмаган дип уйладым. Чыннан да, тели белсәң – теләк,тели белмәсәң – имгәк, дигән кебек. Авылның бер гаебе дә юк инде бабайның язмышында. Ә мондый татар бабайлары күпме? Менә шулай таратылган татар бөтен дөньяга…
Бабай белән сөйләшә башлагач, моның гаиләсе фотосы да кирәк дип уйлап куйган идем. Әмма бу бөтенләй мөмкин хәл түгел икән – бабайның фотоларын җибәрерлек бер якын кешесе дә юк иде шул янәшәсендә. Ә безгә инде кузгалырга кирәк иде. Менә шулай таныштык һәм аерылыштык бу бабай белән.