Бүген Актаныш районының Иске Әлем авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган Илнар Гиндуллин белән хушлаштылар. Бу хакта «Актаныш хәбәр» Телеграм-каналында язалар.
Гиндуллин Илнар Флүс улы 1979 елның 18 маенда Иске Әлем авылында туган. Башта Яңа Әлем мәктәбендә белем ала, аннан 80нче һөнәр училищесында тракторист-машинист һөнәрен үзләштерә.
1997-1998 елларда Армия сафларында хезмәт итә. Чечен сугышы ветераны. Чаллы шәһәрендә төпләнеп, озак еллар «Камдорстрой» оешмасында шофер булып эшли.
2022 елда өлешчә мобилизация кысаларында махсус хәрби операциягә җибәрелә. Хәрби бурычын үтәгәндә каты яраланып һәлак була.
«Әнисе Вәрисә апаның, якыннарының, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз, кичерергә сабырлык телибез. Илнарның урыны җәннәттә булсын», – диелә хәбәрдә.
«Официальный сайт Актаныш «Без бергә»» Телеграм-каналында да Илнарны искә алалар.
«Бүген Иске Әлем егете, батыр солдатыбыз, героебыз Гиндуллин Илнар Флүс улын соңгы юлга озаттык. Илнаркаебыз, авыр туфрагың җиңел, караңгы гүрең якты, урының оҗмахта булсын. Син безнең йөрәкләрдә мәңге сакланырсың. Әнисе Вәрисә апаның, якыннарының, туганнарының авыр кайгыларын уртаклашабыз. Сезгә бары тик күркәм сабырлык телибез».
«Авыр кайгыбызны уртаклашкан, Илнарыбызны соңгы юлга озатырга килгән барлык райондашларга, район башлыгы Ленар Рафаковичка, дусларына, классташларына, авылдашларга зур рәхмәт. Мондый олы кайгыларны берегезгә дә күрергә язмасын. Киткән солдатларыбыз үз аякларында кайтсыннар. Илләребез тынычланып, сугышлар бетсен.
8 ай көттек, могҗизалар булмасмы, дип. Юк. Ярый туган якларга кайттың».
«Безнең герой, минем өчен Чын Герой. Абзый, абыебыз, син безнең өчен һаман да исән, син үлмәдең, күңел һаман ышанмый, ышанмаячак та... Син безне ташлап китмим дидең бит, сеңлекәшләрем, кайтам мин, борчылмагыз, дидең бит... Тыныч йокла, абзый, без сине мәңге яратабыз. Герой, герой, герой, дип кабатлаудан туктамыйм. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә, абый. Без синең каршыда баш иябез», – дип язалар Телеграм-каналда.
«Әти, без сине көткән идек... Без син исән-имин, сау-сәламәт кенә кайтырсың, дип уйлаган идек. Тыныч йокла, җирең мамык кебек булсын, әти. Без сине көттек, без сине яратабыз, без сине беркайчан да онытмабыз», – дип сөйли Илнар Гиндуллинның улы озату мәрасимендә.
Илнарны башка авылдашлары, туганнары да искә ала.
«Илнар – минем беренче укучым. Тәртипле иде. Вәрисә апа сыңар канаты белән баласын тәрбияләде, акыллы, тырыш балалар булдылар, олы тормыш юлына бастырды. Илнар бәбекәем, караңгы гүрләрең якты булсын, авыр туфракларың җиңел булсын. Туганнарыңа, авылдашларыңа хәер-фатихаңны калдырып кит. Без сине мәңге онытмабыз», – дип сөйли беренче укытучысы.
«Илнар, әллә китмисеңме соң, балалар да бар бит, дидем. Юк, Нурания апа, мине бит анда иптәшләрем көтә, мин берничек тә бармый кала алмыйм, мин аларга вәгъдә итеп кайттым, диде. Их, балалар бар бит, дидем. Илнар, син үзең дә бит әтиеңнән бик бәләкәй килеш калдың, дип әйттем. Нурания апа, без барыбер җиңеп кайтачакбыз, балалар хакына кайтачакбыз, диде», – дип сөйли авылдашы.
«Отпускка кайткан вакытында, Зөлфирә белән икесенең шундый планнары бар иде инде, бөтен туганнар бергәләп бер җыелырбыз әле, дигән иде. Илнар шундый җор телле, актив, шат күңелле кеше иде. Бүген Илнар үзе юк, ә туганнар барысы да монда, Илнар берләштерде», – дип искә ала туганы.