news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Актанышның элеккеге башлыгы Энгель Фәттаховның эшен Минзәлә судына тапшырганнар

news_top
Актанышның элеккеге башлыгы Энгель Фәттаховның эшен Минзәлә судына тапшырганнар
Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров

Актаныш районының элеккеге башлыгы Энгель Фәттаховка карата җинаять эшен Минзәлә район судына тапшырганнар. Бу турыда мәгълүмат суд картотекасында урнаштырылган.

Эшне суд рәисе Искәндәр Әхмәтҗанов караячак, дип билгеләп үтелә.

Искәртик, эшнең судта каралуын үзгәртү турында үтенечне Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов юллаган. Ул аңлатканча, Фәттахов Актаныш башлыгы булып эшләү сәбәпле, судны Минзәлә судына күчерү кирәк. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Тикшерү версиясе буенча, ул биредәге фирма директорыннан 157 млн сумлык милекне тапшыруны таләп иткән. Законсыз алынган түләүләрнең, шул исәптән күрсәтелгән хезмәтләрнең, гомуми суммасы 26 млн сумнан арткан. Моннан тыш, күрсәтелгән ярдәм өчен, төзелеш фирмаларының берсе аның йортын 14 млн сумга ремонтлаган.

2012-2017 елларда Энгель Фәттахов ТР Мәгариф һәм фән министры, 2018 елдан 2022 елга кадәр Актаныш районы башлыгы булды.

2024 елның ноябрендә Россия Эчке эшләр министрлыгы Татарстан Республикасының элеккеге вице-премьеры һәм Актаныш районының элеккеге башлыгы Энгель Фәттаховның улы Илнар Фәттаховны федераль эзләүгә игълан итте. Аны нинди маддә буенча эзләү турында белешмә ведомство базасында күрсәтелмәгән.

  • Актанышның элекке башлыгы Энгель Фәттаховның 651 миллионлык милеген алуны таләп итәләр, дип язган идек.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар