«Чаллы ТВ» телекомпаниясе шаян видео төшергән. Ифтар вакытын якынайтырга теләүчеләр, сезнең өчен Актанышлы Әлмәндәр карттан лайфхак.
«Әбиләр яңалыклары» рубрикасын алып баручы бер мөлаем әби Актаныш районы Байсар авылыннан Төхвәтуллин Әлмәндәрнең, чикне үтеп, 2 сәгатькә иртәрәк авыз ачуы хакында сөйли. (Иске Байсар – Актанышның Башкортстан белән чиктәш авылы). «Моңа хәзрәт нәрсә әйтер?» – дип, дин әһеленең фикерен сорый.
Рамазан ае – зикер кылу, начар гадәтләрдән, шул исәптән ялганнан тыелу ае. Хәзрәт тә югалып калмый, дөресен әйтә: «Нәрсәсе бар инде аның? Бик әйбәт булган. Мин үзем дә шулай эшлим!» – дип җавап бирә ул.