Актаныштагы шәхси газета мөхәррире Ирина Заһретдинова: «Һәр чокырның фамилиясе бар!»
Актаныш районында татарча шәхси газета чыга башлаган! «Актаныш Медиа» — Татарстан районнарында чыга торган беренче һәм бердәнбер иҗтимагый-сәяси татар газетасы дип әйтергә була. Аны гамәлгә куючы Ирина Заһретдинова ни өчен Актанышка газета кирәк булуы турында сөйләде.
Хәзерге вакытта Актаныш массакүләм мәгълүмат чараларына бик бай дияргә була. Районда татарча өч мәгълүмат чыганагы бар. «Татмедиа»ның «Актаныш таңнары» газетасы, районның муниципаль сайты — https://aktanysh.tatarstan.ru/tat/ шулай ук тулы канлы редакция булып эшли. Һәм менә Ирина Заһретдинованың «Актаныш Медиа» газетасы. Ул газетаны гамәлгә куючы да, баш мөхәррир дә. Газета чыгару аның шәхси идеясе.
Бу газета безнең макталырга яратучыларны мактый торган газета түгел. Бу районда төрле проблемаларны яктырта, турысын әйтә, турысын сөйли торган газета. Мин үзем турысын әйткәнне яратам. Безнең Актанышта, күз буяп, халыкны юләргәрәк саный башлау күренешләре бар. Шуның өчен ачтым инде мин бу газетаны, — дип аңлатты Ирина газетаны ачу сәбәбен. - Мин электән дә шундый темаларга язарга ярата идем. Максатым — җитәкчеләрне, түрәләрне, зур абзыйларны мактап, аларның фотоларын беренче биткә урнаштыру түгел. Шулар эшләп бетермәгәнне күрсәтү, аңлату, шуның сәбәпләрен эзләү, сәбәпләрен аларның үзләренә дә, халыкка да аңлату.
Мәсәлән, Чалманарат авылының юлларында чокыр-чакыр. Ә һәр чокырның фамилиясе бар бит аның, һәм кәкре багананың фамилиясе бар. Нигә ул юлларда чокыр ямалмаган? Аның өчен ЮХИДИ авыл җирлегенә язып, тегесе шуны хәл итәргә тиеш. Юллар оешмасы нәрсә карый? Ә шуларның бөтенесен дә бер йодрыкка җыеп торган иң югарыдагысы нәрсә карый? Юллардагы һәр чокырның фамилиясе бар. Ул фамилияне һәркайсы үзе белә.
Һәр сан саен бер проблемага тукталырга иде исәп…
«Җырлап-биеп кенә тормыш алга бармый»
Ирина Заһретдинова — Актаныш районы Яңа Әлем авылы кызы. Казан университетының журналистика факультетын тәмамлаганнан соң «Актаныш таңнары» газетасында эшләде. Өч бала анасы. Ул район газетасында эшләгәндә дә «усал» язмалары белән танылды. Мәсәлән, ул сырхауханә лабораториясендәгеләрнең ничек эшләгәнен ачыклар өчен бәвел урынына яшел чәй тапшырган. Лабораториядән килгән анализ нәтиҗәләрендә яшел чәйдә аксым һәм лейкоцитлар күләме язылган була. Бу районда зур гаугага сәбәпче булды.
«Актаныш таңнары»нда эшләгән вакытта миңа атап хатлар килә иде. Нинди проблема бар, кеше миңа яза иде. Чөнки дөреслекне язарга атлыгып торучы бик юк бит инде ул.
Газетада күп темалар яктыртылыр дип торам. Чаңгы шуып, җырлап-биеп, спектакль куеп кына тормыш бармый. Үзара салым — халыкның бик авырткан урыны. Җитәкчеләр тарафыннан аны табыш ясый торган нәрсәгә генә әйләндереп калу бар. Төбенә төшеп карый башласаң, бик кызыклы-кызыклы саннар чыгарга мөмкин. Бераз вакыт кына кирәк, әле без оешып кына киләбез.
Актаныш авылы җыенында катнашып кайттым. 2019 елда өч зиратны карап тоткан өчен 2 миллионнан артык акча тотылган. Агач кисүләрне әйттеләр инде анда. Әмма өмәдә катнашкан халык акча алмый инде, каберләрне туган-тумача үзләре караштырып торганнар да бар. Шуның кадәр акча тотылгандыр дип тә уйламыйм, мәсәлән. Киләсе елга тагын шул зиратларны карауны максат итеп куйдылар. Кызык бит инде. Ул агачлар ай үсәсен көн үсә микәнни? Аннары, агач кисү бит ул кыйбат тормый.
«Мәктәпләргә соравым бик күп»
Иринаның ире хокук саклау органнарында эшли. Шуңа бәйле рәвештә алар биш ел Кайбыч районында яшәде. Хәзер ул кабат туган ягына кайтты һәм ике районны чагыштырып карый.
Кыйбычта ком, таш түшәлмәгән авыллар калмады дип беләм. Ә бездә халык һаман юлсызлыктан зарлана. Менә мин 57 кварталда яшим, шулай дип атала инде безнең яшәгән җир Актанышта. Пычрак, итек киеп йөри торган урамнар бар. Яңа гына салынган урам дип булмый, күптәннән салынды инде.
Чишмәләр каралмый. Суга барабыз, утырып торырга эскәмия дә юк. Ә менә башка җирләргә барасың, чишмәләрнең чүмечләре дә бар, стаканнар, эскәмияләр тора.
Ирина, ә бит Актанышны уңышлы район итеп кабул итәбез. Икмәге дә әйбәт, татар теле дә әйбәт, гимназиясе бар…
Икмәк бездә начар түгел, бездә уңдырышлы туфрак. Анысын мин аның начар дип әйтмим. Авыл хуҗалыгы буенча Актанышны хурлый торган түгел.
Ә менә мәктәпләргә килгәндә, сорауларым бик күп. Ике балам мәктәптә укый. Математиканы, рус телен, тарихны яраталар. Татар теленә килеп җиткәч, миңа йөгереп киләләр: «Әни, эшләп бир әле». Минем үземә оят та булып китә. Балалар татарча сөйләшә, без дә сөйләшәбез, ә фәнгә кызыксыну уяту дигән әйбер юк. Ник юк ул? Мин ул әйберне аңламыйм. Программаны, өй эшләрен карыйсың, кайвакыт чәчләр үрә тора, бу нәрсә соң әле дип. Минем балалар 5 һәм 6 классларда укый, алар укыганны без 8-9да үткәнбездер.
Монысы район проблемасы түгел бит инде…
Программа түгел, әмма шушыны аңлата белмиләр мәктәптә. Тагын чаңгы темасы. Кышка керәбез, балалардан чаңгы һәм ботинка сорыйлар. Баланың аягы ел саен үсә, ел саен ботинка кирәк. Мәктәптә шуның базасын булдырып булмый микән? Без укыганда шулай иде, өйдән чаңгы ташу юк иде.
«Почта белән проблемалар бар»
Газета атнага бер тапкыр 4 битле булып чыгачак. Форматы — А3, Чаллыда басыла. Моңа кадәр газетаның 5 саны бушлай таратылган. Хәзер инде газетага каталог аша язылырга мөмкин. Үзе баш мөхәррир булгач, Ирина журналист булып эшләгән чакта күрмәгән проблемалар белән очрашкан — почтаның ничек эшләгәнен күргән.
5-6 санын 10 мең тираж белән чыгарып, Актаныштагы барлык йортларга да җитәрлек итеп бушлай тараттык. Без аны һәр кешегә килеп җиткән дип уйлап утырган идек, ул таралып бетмәгән булып чыкты. Нишләп безгә дә килми ул диючеләр булды. Газета барып җитмәгән.
Ул газетаны почтальоннар мунчага якканмы, чүпкә ташлаганмы? Почта җитәкчесе белән сөйләштек, аның бөтен кешедә дә почта тартмасы юк диясе килә. Тартмасы булган кешеләрдән сораштырдык, газетаның шул биш-алты санының берсен дә алмаучылар бар. Ә мин почтага тиененә кадәр алар сораганча түләдем. Аптырап утырам — таратмаска күрсәтмә булганмы?
Ул газеталарда нинди «усал» темалар бар иде соң?
Күп инде. Берсе шул Актаныш авылы җыены, берсе мәктәп турында. Укытучыларга бүләккә акча җыю бар бит инде хәзер. Була шундый биш-алты ата-ана, бәйрәм җитсә, үз кулына алалар дилбегәне, акча җыя башлыйлар. Укытучының туган көненә, 8 мартка, укытучылар бәйрәменә, Яңа елга, ирләргә, чыгарылышка… Шул теманы күтәргән идем. Минем улымның укытучысы ел башында ук миңа бүләккә акча җыеп җәфаланмагыз, бик нык бирәсегез килсә, класска гөл алып бирегез ди. Ә бит төрле укытучы бар.
Ирина, ә сиңа ниндидер басым ясау булдымы?
Юк.
Синнән куркалардыр инде?
Курыкмыйлардыр… Мин бит эштә сирәк булам, әле бәби белән өйдә утырам. Миңа өстән басым булмады, бәлки почтага булгандыр. «Безнең газетага язылдыңмы соң?» - дим газетага яза торган бер апага. «Ә ник, сезнең язылу бетмәдемени әле?» — ди. «Мин әйтәм, юк. Кем әйтте бетте дип?» - дим. «Почтальон язылу туктатылды инде дип әйтә», — ди.
Күпме тираж җыярмын дип уйлыйсың?
Почтальоннар белән борчак пешмәсә, сатуга куеп булса да таратасы иде… Һичьюгы 3 мең булса димен инде.
«Дөреслекне әйтергә куркалар»
Газетаны Ирина үз хисабына чыгара. «Әти-әниләр, иптәшем ярдәм итә», - ди. Беренче саннарда реклама, котлаулар булган, шулардан күпмедер табыш кергән. «Подписка бетмичә, газета чыгып торса, үзебез исән-сау булсак, чыгымнарны берничә ел эчендә каплап булыр, бәлки», — ди Ирина. Газетага ике атна эчендә 65 кеше язылган.
Ирина, ничек уйлыйсың, ни өчен моңарчы районнарда шундый шәхси газеталар барлыкка килмәде икән?
Дөреслекне әйтергә курку бар бит инде. Хакимияттән куркалар инде бездә кешеләр.
Рус басмалары чыга бит районнарда. Чистайда «Без проблем», мәсәлән.
Татар гомер-гомергә басынкы, тыйнак булган бит инде ул, сүзен үлчәп әйтергә яраткан. Мин дөреслекне әйтү тыйнаксызлыкка керәдер дип уйламыйм. Аны кешегә пычрак атып эшләмисең бит.
Актанышның татар телле булуы нәрсә белән аңлатыла? Мәсәлән, гел татарлар яшәгән Әтнә дә бар, әмма татарлык сездә көчлерәк. Район күләмендәге беренче татар газетасы да сездә чыкты.
Бездә чи татарлар бит. Мәктәп балалары да математикаларны русча укысалар да, барыбер татарча сөйләшә. Ул безнең каннан килә торгандыр. Бездә марилар да татарча сөйләшә. Бездә берничә бөртек руслар бар, тренерлар, алар да татарча аңлый. Ниндидер җитәкченең, мин татар, татар телен саклыйк дип кычкырганыннан гына түгелдер.
«Татар матбугатына кыюлык җитми»
Татар матбугатына нәрсә җитми?
Татар матбугатына кыюлык җитми. Кайвакыт кыю-кыю язмалар язган кебек булсак та, барыбер шул җитәкчелекне мактауга кайтып кала безнең татар матбугаты. Сүзне өздереп әйтә белү җитми.
Журналистларны дүртенче хакимият дип әйтәләр, ә ул бишенче тәгәрмәч кебек арттан сөйрәлеп барган кебек. Һаман шул җитәкчеләрнең сүзен сөйләп йөрү… Ничектер мескенлек дип әйтимме соң инде журналистларда, куркумы соң инде ул.
Мин кулымны салындырырга җыенмыйм. Хәзер язылмасалар да, кеше ияләнде дөреслекне ача торган язмаларга. Киләчәктә кызыксынып язылырлар дигән өметем бар.
Ничек дип әйтим икән — халык изелеп яши дисәң, артык мескенләү булыр инде ул… Барыбер дөреслеккә сусап, темаларның ачылмаганына, дөреслек булмаганына ачынып яши халык. Аны бөтенесе дә кычкырып йөрмиләр генә инде. Кереп китсәң, шулхәтле күп язар темалар.
Район газеталарының төп эше — түрәләрне, җитәкчеләрне мактап язу, шуларның шәхси көндәлегенә әйләнеп бара алар хәзер. Ә минеке алай түгел. Ходай насыйп итеп дөреслекне яктыртсам, халыкка да бераз ярдәм булыр иде.