Актаныштагы хач турында халык фикере: «Мәгълүмати сугышның бер провокациясе»
Актанышның РТС бистәсе зиратында Виктор Смирнов кабере өстендә хач кисеп ташлану турында матбугатта хәбәр таралганнан соң, җәмәгатьчелек аякка басты. Берәүләр тәре (хач) кисүне вандаллык дип гаепләде, икенчеләре исә татар зиратында рус кешесенең җирләнүен кабул итмәде. «Интертат» җәмәгатьчелек фикерен сорашты.
27 сентябрьдә Актанышның РТС бистәсе зиратында Виктор Смирнов исемле православ динендәге кешене җирлиләр. Смирновның туганнары аны туган ягына — Ставропольгә алып кайтырга теләсәләр дә, аның хатыны — тумышы белән Такталачык авылыннан булган Римма Смирнова иренең Актанышта җирләнергә васыять әйтүе хакында белдерә. Бу зиратта башлыча мөселманнарны җирли торган булганнар, дөрес, совет заманында православие динендәгеләр дә җирләнгән, әмма ул чорда тәре (хач) кую гадәте булмаган. Виктор Смирнов Чаллыда яшәсә дә, Актанышны ярату сәбәпле, үзен шушы төбәктә җирләүне васыять иткән булган. 9 октябрьдә зыярәт итәргә килгән туганнары киселгән хачны күрә.
Бу хәл башта социаль челтәрләрдә зур бәхәс тууга сәбәпче була. Соңрак яңалыкны телеграм каналлар күтәреп чыгара, алардан күреп, матбугат чаралары яза башлый. Римма Смирнованың туганы Ирина Грегоржевская бу хакта социаль челтәрләрдә яза, матбугат чараларына комментарийлар бирә. Ул Татарстанны, аерым алганда Актаныш районында милләтчелек, ислам радикализмы күренеше бар, ди.
Шушы очрактан соң Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов аңлатма бирде, Актаныш зиратында җирләнгән православие динендәге кешенең кабере өстеннән хачны кисеп атуны хулиганлык очрагы дип бәяләде. Район башлыгы районда башлыча (98 процент) татарлар яшәсә дә, башка милләт кешеләре — марилар, руслар да булуын искәртте. Шул сәбәпле, бу зиратны фәкать мөселманныкы дип күрсәтү дөрес түгел, дигән фикердә Энгель Фәттахов.
Кайбер телеграм каналлар, матбугат чаралары районны экстремизм оясы дип пычратып сурәтли башлады, район башлыгы Энгель Фәттахов эшеннән китәргә тиеш дип тәкърарлый башладылар. Бәхәс темадан читкә китеп, Татарстанны радикальлектә гаепләүгә әйләнде, әйтик, Тукай премиясе лауреаты, элек безнең Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры белән эшләп киткән режиссер Михаил Панджавидзе Казанда татарча сөйләшүче яшьләр күп дип республиканы радикальләшүдә гаепләде.
Диния нәзарәте бу күренешкә аңлатма бирүдән баш тартты һәм соңрак Татарстан митрополиясе белән берлектә уртак белдерү кабул итте. «Актаныш районында килеп чыккан вандаллык очрагына карата Татарстанда ачулы караш урнашты: мөселманнар арасында да, православие җәмәгатьчелегендә дә. Нәзарәт һәм Митрополия вандалның әлеге гамәлен вәхшилек дип бәялиләр һәм нинди диндә булуга карамастан каберләрне мәсхәрәләү иң түбән эшләрнең берсе икәнен искә төшерәләр», — диелә белдерүдә.
Соңыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Актаныш районы зиратында булган хәл өчен район башлыгы Энгель Фәттаховка шелтә белдерде һәм мондый хәлләр кабатланмаска тиешлеген әйтте. Килеп чыккан гаугадан соң кабергә Актаныш районы хакимияте яңа хач куя. Телеграм каналларда Актаныш районы башлыгы урынбасары Галимҗанова Рәйхан Фелус кызының Ирина Грегоржевская белән телефоннан сөйләшкән аудиоязмасы эленә. Башлык урынбасары анда районда татарлар яшәве, хач куюның урынсыз булуын әйтә. Бу язма чыкканнан соң Рәйхан Галимҗанова отставкага китүе хакында белдерде һәм бүген район советының чираттан тыш сессиясе аны вакытыннан алда эшеннән азат итте.
Халык бу хәлне ничек кабул иткән? Мондый ситуациягә калмас өчен нишләргә? Бу хакта җәмәгатьчелектән белештек.
Интертат редакциясе фикеренчә - каберләргә зыян салу, шул исәптән хач кисү - вандаллык, моны эшләргә ярамый. Без моны вандализм дип саныйбыз һәм бу адымга баручыларны гаеплибез.
Диния нәзарәте бу темага карата шәрехләмә бирми
Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев бу хәлгә карата фикерен әйтүдән баш тартты.
— Диния нәзарәтеннән бу мәсьәлә турында сөйләшмәскә дигән указ булды. Комментарий бирмим, — диде ул.
Протоиерей Павел: «Зиратта ике дин вәкилләре җирләнә икән, зиратны ике якка бүлү яхшырак»
Воскресение Христова чиркәве настоятеле, протоиерей Павел (Павел Чурашов) бу хәлне православие дине ягыннан аңлатты:
— Хачны мәрхүмнең туганнары куярга теләк белдергән. Зиратта ислам динен тотучылар да, православие дине вәкилләре дә җирләнгән дип ишеттем. Шуңа күрә хач куюны дөрес гамәл дип саныйм. Хач куюны, үзләре генә дә хәл итмидер, кем беләндер килештергәннәрдер бит?
Туганнары мәрхүмнең чукынган яки чукынмаган булуын үзләре беләдер, ислам динен кабул иткән булса, әлбәттә, хач куярга кирәк түгел иде.
Шулай да, зиратта ике дин вәкилләре җирләнә икән, зиратны ике якка бүлү яхшырак. Бер якта мөселманнар, икенче якта православ динен тотучылар булса дөрес булыр. Хачны кисеп атуны хупламыйм. Мондый ситуацияләрне закон белән хәл итәргә кирәк, — дип саный ул.
«Хәзер якын-тирә татар авылларына теләсә кемнәрне кайтарып күмә башларлар»
Филология фәннәре кандидаты, татар активисты Айсылу Галиева фикеренчә, Актаныш зиратындагы урыс каберенә хач кадап кую белән генә конфликт чишелми.
— Конфликт тагын да тирәнгәрәк китә. Актанышта яшәүче 9600 кеше бер сүз әйтергә хокуксыз микән? Актанышлар, алайса, җирле хакимияттән, җирле хакимияткә бармак янаган Татарстан хакимиятеннән мөселман зираты өчен җир сорагыз инде. Бер инцидент булды, хәзер якын-тирә татар авылларына теләсә кемнәрне кайтарып күмә башларлар. Йә муниципалитетларда читтән кайтарылганнарны җирләү өчен бәяләрне шәһәрләргә карап куегыз…
Бу ирне кызганам мин. Үлгәч тә җаны тиз генә тынычлык тапмас мәрхүмнең.
«Совет чорыннан ук зиратлар конфессиональ билге буенча бүленгән иде»
КФУ доценты, әдәбият галимәсе Миләүшә Хәбетдинова фикеренчә, мәрхүмнең гаиләсе зират кануннарын исәпкә алмыйча, кабер өстенә хач куйган.
— Мин вандализмга каршы. Ләкин матбугатта булган гауганы күзәтеп барам, башыма төрле уйлар килә башлады — бу мәгълүмати сугышның тагын бер провокациясе түгел микән дигән фикер туды. Безнең Казан уртасында урнашкан зиратта каберләрне тар-мар китергәндә ул кадәр шау-шу купмаган иде.
Актаныш районында бер тапкыр булганым бар. Анда халыкның 98 проценты — татарлар. Актаныш зиратында хач куелу — катнаш милләт гаиләсендә туган ситуация. Римма ханым ирен татар зиратына җирлисе килгән икән — бу хәлдән чыгу юлын инде тәкъдим иткәннәр: зиратка хач түгел, һәйкәл куегыз дип киңәш биргәннәр.
Мәрхүмнең гаиләсе зират кануннарын исәпкә алмыйча, кабер өстенә хач куйган. Шуны истә тотыйк: Совет чорыннан ук зиратлар конфессиональ билге буенча бүленгән иде. Ике дин вәкилләренә уртак зират була калса да, бер ягына христиан динендә булган кешеләрне, икенче ягына ислам динендәге кешеләрне җирли иделәр.
Элек зиратны барлый торган аксакаллар булды. Алар йола тәртипләрен җиренә җиткереп зиратны карады. Ләкин соңгы вакытны шундый негатив тенденция формалаша башлады, мәсәлән, туган авылымның зиратында татар ягында башка дин вәкилләрен күмә башладылар. Ни өчен борынгыдан килгән тәртипне бозасыз дип туганнарыннан сорагач, шундый җаваплар ишеттем. Алар дин белән бәйле түгел: без каберне карарга еш кайта алмыйбыз, татарлар гел өмәләр уздыралар, веноклар, кипкән чәчәкләрне кеше каберенә җыймыйлар. Сезнең якта тәртип, шуның өчен сезнең якка күмәргә булдык, диләр.
Башка дин вәкилен районга алып кайтканчы, кызыксынырга кирәк, бармы анда христиан кануннары буенча оештырылган зират, булмаса — татар зиратында яңа тәртипләр кертергә ярамый. Актаныш районында яшәгән христиан динен тоткан кешеләр җитәкчелеккә мөрәҗәгать итеп зират өчен җир участогын сорарга тиеш, — диде галимә.
«Хач кую — уйлап бетерелмәгән адым»
Татар активисты Азат Сәйфетдинов фикеренчә, мәрхүмнең туганнарына аңлатырга, алар белән сөйләшергә кирәк булган:
— Сәбәбе бик гади — халыкның бер өлеше башка милләт вәкилләре, алар башка динне тота. Хачны кисүне хупламыйм, бу вандализм. Шул ук вакытта хач кую да дөрес булмаган, кеше хокукы гына түгел, җәмгыять хокукы да бар бит әле. Мәчеттә иконаларны күргән бар идегезме сезнең? Юк. Актаныш — чын татар районы. Бу да татар зираты. Татарлар гына җирләнмәгән дисәләр дә, асылда, татар зираты дияргә нигез бар. Анда хач кую — уйлап бетерелмәгән адым.
Мәрхүмнең хатыны белән сөйләшергә, аңа аңлатырга кирәк булган. Ул аны таш һәйкәлгә алмаштырса дөресрәк булыр. Христианнарга таш астында яту ярый, хачны кую мәҗбүри түгел. Мөселман булмаган кешене үз зиратыңда күрү уңай булмаган хисләр тудыра.
Бу хәл Татарстаныбызга зыян китерде. Киләчәктә дә мондый хәлләр булырга мөмкин. Татар-мөселман зиратларын мәчет белән бәйләсәк, аңлату эше алып барылса, начар хәлләр килеп чыкмас иде.
«Кияүгә чыкканчы татар кызлары бу ситуациядән гыйбрәт алсын иде»
«Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов татар кызлары башка милләт кешесенә кияүгә чыгар алдыннан аның кайда җирләнәчәген дә алдан уйласыннар иде, дигән фикердә:
— Мөселман зиратына рус кешесен күмәргә тиеш түгелләр иде. Ул кеше туганнарына: «Мине берәр православ зиратында җирләрсез», — дип әйтеп калдырырга тиеш булган. Бу ситуацияне мәрхүмнең хатыны китереп чыгарды.
Теләсә кайсы милләт кешесенә кияүгә чыгасың икән, аны кайда җирләячәгеңне дә уйларга кирәк. Юньле хатын татар авылына кайтып, рус кешесен күмдерми, ул аны православ зиратта күмдерер иде. Актаныш районында Михайловка дигән авыл бар, шуның православ зиратында җирләргә була иде. Менә шуннан Урал тавы кадәр тавыш ясадылар.
Русларны ярата торган хатыны рус кешесен татар зиратына кертергә тиеш түгел иде. Кияүгә чыкканчы татар кызлары бу ситуациядән гыйбрәт алсын иде.
«Кунак хакы да бар, хуҗа хакы да бар»: татар зираты тәреләр эченә күмелерме?
«Сәед Кол Шәриф исемендәге Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифен үстерү хәйрия вакфы» генераль директоры Габдеррәүф хәзрәт Забировтан гомуми зиратта мәетләр ничек җирләнергә тиешлеген сорадым.
— Гомуми зират булганда чикләр билгеләнеп куела. Православ динен тотканнарның урынына мөселман кешесен җирләмиләр, христианнар да мөселманнар җирләнгән урынга күмми. Һәр дин әһеле үзенең бүлеп бирелгән җирендә җирли. Без күршебезнең фатирына болай гына бәреп керә алмыйбыз — шулай бит?
Православие дине әһелләре мөселманнарга гаеп тагар урынга, үз динендәге кешеләрен кайгыртырга тиеш, алар өчен махсус христиан зиратларын булдырырга тиеш. Без бит мөселманнарны православ динен тотканнарның зиратына илтеп җирләмәдек.
Татар-мөселман зираты тәреләргә күмеләме хәзер? Бу очракта мәетнең васыяте шәригатькә туры килмәгән. Васыять шәригать кануннарына туры килсә генә аны үтәргә ярый. Әгәр мәет ул авылны ягыгыз дип әйтеп калдырса — ул кушты дип, шулай эшлисезме? Бу Аллаһы Тәгаләнең сүзенә, әмеренә туры килми, шуңа күрә инкяр итәбез.
Әйтегез әле, Актаныш зираты барлыкка килгәндә сельсовет булганмы? Авылларга татар кешеләре — безнең әби-бабаларыбыз борынгы заманда ук җан өргән. Зиратларны ихаталаган, юллар төзегән. Зиратларның бөтен ихтыяҗларын тәэмин иткән.
Кунак хакы да бар, хуҗа хакы да бар. Татарлар күпләп яши торган Актанышта башка дин вәкилен җирлисең икән, авылның динен, тарихын, гореф-гадәтен, әдәп-әхлакын хөрмәт ит. Исламны тоткан, милләтебез өчен җан аткан безнең әби-бабаларыбыз шул зиратта ята!
Ислам динендә мәетне башка җиргә күчереп яңадан җирләү дигән әйбер дә бар. Бу рөхсәт ителә. Христиан динен тотучылар зиратына яңадан җирләргә мөмкин — теләсә кайсы размерда, үзләре теләгәнчә хач куйдыра ала.
Аннан соң, кайбер даирәләр бу хәлне сәясәткә бормакчы, халыклар арасында дошманлык орлыкларын чәчмәкче булалар. Без никах булганын-булмаганын әйтә алмыйбыз, чөнки төгәл мәгълүматны белмибез.
Мөселман булмаганнарны мөселман зиратына җирләргә ярыймы?
— Мәетләрне зиратта үз диндәшләре белән бергә җирләү традициясе — дөньяда буйлап кабул ителгән тәҗрибә, — дип дәвам итте Габдеррәүф хәзрәт Забиров. – Ул һәр диннең үлгәннәрне җирләү үзенчәлекләре һәм кагыйдәләре булуы белән бәйле.
Ислам традициясендә җеназа алдыннан мәетне юарга һәм аны кәфенләргә кирәк. Шулай ук мәетләрнең кабере янына бару, аның рухына дога кылу, Корьән уку да киң таралган.
Бу дини традицияне дәвам итү өчен аерым мөселман зираты булу мөһим шарт булып тора. Мөселманнар моңа зур игътибар биргән. Алар һәрвакытта да аерым мөселман зиратларын булдырырга һәм киләчәктә дә аерым мөселман зиратларын саклап калырга тырышкан.
Әмма мөселманнар арасында ислам динен тотмаган кеше үлеп китә һәм бу җирлектә аның дине вәкилләре өчен аерым булмаса һәм мәетне башка урынга күчерергә ярамаса, аны шул очракта гына мөселман зиратында җирләргә була.
Әгәр мөселман булмаган кешеләр арасында яшәгән ислам динен тоткан кеше вафат булса, бу җирлектә аерым мөселман зираты юк икән, ә мәетне башка урынга күчереп булмый икән, аны мөселман булмаган зиратта җирләргә була (Әл-Фәтәвә Әл-һиндия, I, 159).
Ләкин мөселманнарны башка дин вәкилләре зиратына һәм киресенчә — башка дин вәкилләрен мөселман зиратында җирләргә ярамый. Мондый «күршелек» мөселманнарга шулкадәр зыян сала ки, алар да мөселман булмаганнарның каберләрендә була торган кычкыру, көферләү, газаплау һәм уттан җәфа чигәчәк.
«Чыннан да, үлгән кешегә аның белән күршедә яткан кешенең газабыннан әзиять (зарар, зыян, җәфа) ала» («Файз әл-Кадир») дип яза дин белгече әл-Мунави, — дип аңлатты Габдеррәүф хәзрәт.
«Без — бөек милләт. Беркемне дә дингә кылыч белән керткәнебез юк, каберташлардан мәчетләр, гыйбадәтханәләр төзегәнебез булмады. Башка халыкларны хөрмәт итәбез, ләкин шул ук хөрмәтне милләтебезгә карата таләп итәргә хакыбыз бар», — ди ул.
Без Актанышта булган бу вандализмны акламыйбыз. Кайсы гына милләт яки дин кешесе булсаң да, алай эшләргә ярамый. Без якын кешеләренең үлемен шоуга әйләндерергә теләүчеләрне дә аңламыйбыз.