Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Актанышта Сабан туе күчерелә

6 июньдә булырга тиешле бәйрәм 12 июньгә күчерелә.

news_top_970_100
Актанышта Сабан туе күчерелә

Актаныш Сабан туе 12 июньгә күчерелә.

«Күпсанлы халык соравы буенча милли Сабантуй бәйрәме 12 июнь көненә күчерелә. „Сабантуй“ милли бәйрәме 5 июньдә районның авылларында, 12 июньдә Актаныш районы үзәгендә үткәреләчәк», — дип язган «АктанышИнформ».

Башта район үзәкләрендә Сабан туе 12 июньдә булачак дигән мәгълүмат чыккан иде. Аннан соң Актанышта Сабан туе 6 июньдә узачак диделәр. Хәзер район үзәгендә бәйрәм кире үз датасына әйләнеп кайта — 12се узачак. Ә авылларда 5 июньдә уза булып кала.

Район башлыгы Энгель Фәттахов кичә «Интертат» белән сөйләшкәндә «әле көнен билгеләмәдек» дигән иде.

Сабан туе күчерелүне кабул итмәүчеләр дә бар.

«Бездә чыгар инде. Инде укучы студент балалар Сабантуйга кайтабыз диеп юлга чыктылар кайтырга… Хәзер көнен үзгәртеп куйганнар, нинди хәл соң ул? 1 көн калгач шулай итәләрмени соң ул?»

«Халык соравы буенча», имеш. Беләбез инде нигә икәнен!»

«Шуңа да ул Актаныш!»

«Мыскыл итеп тә торалар халыкны».

«Бик күңелле инде, соңгы моментта Актаныш Сабан туена дип Казаннан кайтып килгәндә белдек».

«Алтысы көнне игълан итәргә кирәк иде булмаячагын».

«Студентлар атна саен кайтып йори алмыйлар бит!»

«Хәзерге Сабантуй гади халык өчен түгел инде, шул бай түрәләр өчен, нәрсә кыланасылары килә, шуны кыланалар», — дип язганнар Инстаграмда.

«Берәр җае бардыр, шуңа күчергәннәрдер, борчылмыйк юкка», — дип үгетләгән берсе халыкны.

«Гыйбрәт. Кеше Сабан туена кайтам дип алдан көнен кайгыртып куя, план кора, азрак халык турында уйларга кирәк, авыл халкы елга 1 булган Сабан туен көтеп ала. Туган көн дип ниләр генә кыландырып бетерделәр. 12 нче июнь минем дә туган көн, балык күленә барырмын инде», — дип күңелен юаткан тагын берсе.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100