Актанышта матур нәтиҗәләр күрсәтү өчен, балаларны елатып, укытуны татарчага күчерәләр
Актанышта узган ата-аналар җыелышында баласы 2нче мәктәптә укыган бер ананың татарча укытуга каршы төшүе һәм калганнарының аны хуплавы җәмәгатьчелектә күп сораулар тудырды. Күпләр татарча укыту кертү яклы булган район башлыгы Энгель Фәттаховны хуплады. «Гыйлем» берләшмәсе мөхәррире Айдар Шәйхин башка фикердә.
Бу мәктәптә һәрвакыт русча укыттылар. Энгель әфәнде район башлыгы вакытында да, министр чагында да шул булды. 1998 елдан бирле бу мәсьәлә аны борчымаган, күрәсең. 1нче мәктәптә һәм татар гимназиясендә дә шул ук хәл иде.
Хәзер ата-аналарның дуамал тәҗрибәләргә каршы килүләрен аңларга да буладыр. Үзгәрешләрне кискен рәвештә кертергә тәкъдим итәләр бит монда. Ашыгычлыкның сәбәбе бик гади: август аенда республикакүләм педагоглар киңәшмәсе Актанышта узачак. Президентка бик матур нәтиҗәләр һәм татар телле укыту системасын тәкъдим итү бурычы куелды. Шуңа күрә балаларны елата-елата, укытуны татарчага күчерәләр дә инде.
Актанышта балалар бакчасыннан бирле русча сөйләшеп, русча тәрбияләнгән балаларга бу бер дә җиңел бирелми, әлбәттә. Әти-әниләрнең куркуын да аңларга була, БДИ нәтиҗәләре районда болай да югары түгел (бәлки, туган телдә белем алудан мәхрүм булганга күрә шулайдыр, уйланырга нигез бар, әлбәттә).
Хаталарны төзәтү авыр, әлбәттә. Энгель әфәндегә һәм районның мәгариф хезмәткәрләренә еллар буе җыелып килгән проблемалардан август аена кадәр котылуда уңышлар гына телисе кала.
Татар районында татар телле дип саналган мәктәпләрдә укытуны күптән татарчага кайтарырга кирәк иде. Хәзер исә ашыгыч тәҗрибәләр үткәргәндә балаларда телгә нәфрәт уяттырмыйча, вәзгыятьне ата-аналарга дөрес итеп аңлатып эш башкарырга кирәктер. Укучылары БДИны бик югары балларга биргән татар мәктәпләре мисалын да өйрәнсеннәр иде. Әлегә Актанышта андый югары нәтиҗәле мәктәп юк (Сәләтле балалар өчен гимназияне санамаганда, әмма анда да төп фәннәр русча барды һәм бара да).