Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Актанышта мәктәп балалары агуланган өчен суд каршына кем басачак?

Савыт-саба юучы һәм пешекчегә гаепләү белдерелгән.

news_top_970_100
Актанышта мәктәп балалары агуланган өчен суд каршына кем басачак?

Татарстанда пешекчене һәм савыт-саба юучыны хөкем итәләр. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткән.

«Граф плюс» предприятиесенең 57 яшьлек савыт-саба юучысына һәм Актанышның 2 нче мәктәбе ашханәсенең 48 яшьлек пешекчесенә санитария-эпидемиология кагыйдәләрен бозу һәм саксызлык аркасында кешеләрнең массакүләм авыруына китергән өчен гаепләү белдерелгән. Шикләнелгән затлар гаепләрен тулысынча таныган. Җинаять эше якын арада Актаныш район судына тапшырылачак.

«Тикшерү версиясе буенча, 2018 елның август ахырында „Актаныш“ ресторанында савыт-саба юучы хатын „Ника хлор“ дезинфекция чарасын алганда үлчи торган савыт кулланмаган. Аны биш тапкыр азрак өстәп, катнашма әзерләгән. Аннары ул әлеге катнашмага иттарткычны һәм чи ит кисә торган пычакны салган», — дип сөйләде Руслан Галиев.

Ике көннән соң ресторан пешекчесе иттарткыч белән пычак кулланып тефтели әзерләгән. Шул ризык Актанышның 2 нче урта мәктәбенә җибәрелгән. Пешекче ит ярымфабрикатларын ватык электр шкафына урнаштырган, шул сәбәпле ризык тиешенчә термоэшкәртү узмаган.

Тефтели ашаганнан соң, 89 укучыда агулану билгеләре ачыкланган. Аларны хастаханәгә китергәннәр. Алты балага «кампилобактериоз» диагнозы куелган, аларның сәламәтлегенә җиңелчә зыян килгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100