news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Актанышта ике эшче трактор чүмеченә утырып, юлга ком сибеп йөргән

«Коммунсервис» директоры вазифаларын башкаручыга карата хезмәтне саклау кагыйдәләрен бозган өчен административ эш ачканнар.

news_top
Актанышта ике эшче трактор чүмеченә утырып, юлга ком сибеп йөргән

30 ноябрьдә Актаныш урамында трактор чүмеченә ике эшче утырган һәм юлга ком сибеп йөргән. Актаныш прокуратурасы ачыклаганча, алар «Коммунсервис» оешмасында эшли. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Хезмәтне саклау кагыйдәләре буенча, төяү-бушату эшләре вакытында погрузчик чүмеченә утырырга ярамый. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, ведомство «Коммунсервис» директоры вазифаларын башкаручыга карата хезмәтне саклау кагыйдәләрен бозган өчен административ эш ачкан.

Тикшерү материалларын Татарстан буенча Хезмәт дәүләт инспекциясенә тапшырганнар. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар