Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Актанышта давыл узган: газ торбалары, электр чыбыклары өзелгән, түбәләрне җил куптарып ташлаган

"Газ торбасы бөгелгән, өйгә керә торганы өзелгән, газы чыгып утыра. Ут чыбыклары урам буйлап сузылган, ут та юк, газны да кушарга ярамый", - дип яза авыл кешеләре.

news_top_970_100
Актанышта давыл узган: газ торбалары, электр чыбыклары өзелгән, түбәләрне җил куптарып ташлаган
Күптән түгел генә Казан урамнары буйлап автобуслар йөзеп йөргән иде, инде бу афәт ерактарак урнашкан районнарга да килеп җиткән. 6 нчы август көнне Актаныш районының күп кенә авылларында көчле җил- яңгырлар булып узган. Такталачык авылына ураганның иң көчле башы эләккән кебек. Бигрәк тә авылның Медицина урамы зыян күргән. Көчле җил бер ихатада үсеп утыручы өрәңге агачын урам якка таба аудара. Нәтиҗәдә агач сынып, газ торбасы өстенә ава. Газ торбасы берничә җирдән бөгелә. Шулай ук, өйгә кертелгән торба өзелә. Торбадан газ чыгып тора башлый, тирә- якка газ исе тарала.

Агач газ торбасы белән бергә электр чыбыклары өстенә дә ава. Нәтиҗәдә, урам буйлап сузылган электр чыбыклары берничә җирдән өзелә.

Тиз арада райондагы газовиклар , электриклар җыелган.

"Әлбәттә, багана башындагы тимерләрен алыштырырга кирәк булды. Багана саен электрик, кыскасы. Әле бик тә "импортный" машина да алып килделәр. Нәрсә генә эшләтсәң дә, ток сукмый, ди. Әллә 14 млн тора ди шунда.

Берничә сәгать узуга, электр чыбыкларын тоташтырып бетерделәр һәм утны куштылар. Газ торбаларын әле әйбәтләп яталар.

Шулай ук, авылда берничә кешенең абзар түбәләре очып китә. Амбарның бер бинасының да түбәсе зыян күрә.

Кыскасы, 5 минут дәвам иткән көчле яңгыр аркасында күп кенә кеше зыян күрде. Медицина урамында яңгырдан соң "Сабантуй" кебек иде", - ди авыл кешеләре.












































































Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100