Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Актаныш - сәләтлеләргә бай як» - «Агыйдел» ансамбленең Казанда концерты үтте

«Татар-информ» хәбәрчесе Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узган «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле концертын карап кайтты. Ул үзенең күргәннәре белән бүлешә.

news_top_970_100
«Актаныш - сәләтлеләргә бай як» - «Агыйдел» ансамбленең Казанда концерты үтте
Рамил Гали

Актанышның «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле — Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты. Ансамбль 2012 елдан дәүләт статусында.

«Агыйдел» ансамбле ел саен концерт программасы белән Казан сәхнәсенә килә. Концертның темасын да үзгәртеп торалар.

Агыйдел ансамбленең сәнгать җитәкчесе һәм баш балетмейстеры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Фәтхуллина быелгы концертның үзенчәлекләре хакында сөйләде.

«Без быелгы концерт программабызны туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап әзерләдек. Баш өлешендә әз генә тарихка кереп киттек һәм шуннан әкрен генә туган телгә мәхәббәт темасына күчтек. Репертуарга татар, рус, башкорт халыклары биюләрен керттек. Программаның ахырын халыклар дуслыгы биюе белән тәмамласак, дөрес буладыр дигән фикергә килдек. Яңа биюләр куелды, яңа костюмнар тегелде, гомумән, халыкка ошар дигән өметтә калабыз», — диде ул.

Шулай булды да, тамаша кылырга килгән кешеләр һәр чыгыштан соң дәррәү кубып алкышлады.

Узган елны «Агыйдел» ансамбленең планнары зурдан иде. Казанда куелган концерттан соң алар Татарстан районнары буенча чыгып китәргә җыенды, Казахстанга барырга да планлаштыра иделәр. Кызганыч, алар февраль аенда берничә районга гына барып кайтырга өлгергән. Менә быел алар яңадан филармония сәхнәсендә концерт куйды. «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышларын «Мирас» халык уен кораллары оркестры бизәде. «Ак инеш» балалар ансамбле заманчалаштырылган татар биюен күрсәтте. Алар турында «Агыйдел» ансамблендә: «Безнең дәвамчыларыбыз», — диләр.

Концерт бары җыр биюләрдән торды дияргә була. Беренче өлешендә алып баручылар тарафыннан татар халкы һәм татар теле турында берничә матур өзек сөйләнсә дә, бернинди артык сүзләр, паузалар, ялыктыргыч моментлар булмады. Беренче бүлек бер сулышта үтте дә китте. Унбиш минутлык тәнәфестә якташларының концертына килгән Асаф Вәлиев белән аралашып алдык.

«Ансамбль үсештә. Актаныш ягы электән талантларга бай булды», — диде ул.

Асаф Вәлиев Актанышта күп талантлар тууын шулай аңлатты: «Әлбәттә, сәләтлеләр бөтен җирдә дә бар. Актанышның табигате матур, Агыйдел, Ык елгалары, төрле күлләр, урманнар, болыннар — менә шулар ничектер илһам бирәдер. Геннар да бәлки моңа сәбәпчедер. Актаныштагы тырыш халык һәм оештыручылар, җитәкчеләр тәңгәл килгән. Шулар бергә яхшы үрләргә китерә».

Концертның икенче бүлегендә гомумән җыр, бию генә булды. Җырчылар да, биючеләр дә чыгышлары белән тамашачыны сокландырды. Концерт ахырында һәр чыгыштан соң диярлек «Браво» сүзләре яңгырады.

«Агыйдел» ансамбленең «Сөн буе татарлары» вокаль-хореографик композициясендә «Баскан җирдә ут чыгара Сөн буе егетләре», «Таллар кебек зифа буйлы безнең якның кызлары», — дип җырладылар. Концерт чыгышларын карап, Агыйдел буе егетләре һәм кызларына да бу сүзләр туры килеп тора дигән фикергә килдем.

Концерт ахырында Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгының Фәнни тикшеренү, инновация һәм һөнәри компетенцияләрне үстерү бүлеге җитәкчесе Фәния Козырева беренче тапкыр «Агыйдел» ансамбле концертында булуын, бик ошатуын һәм ләззәт алуын әйтте.

 


Галерея: «Агыйдел» ансамбле концертыннан фоторепортаж
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100