news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Актаныш районында юл һәлакәтендә ике кеше үлгән, биш кеше имгәнгән

Каршы як полосага чыккан «Лада Гранта» йөртүчесе һәм аның салонындагы 44 яшьлек пассажир хатын-кыз урында ук үлә.

news_top
Актаныш районында юл һәлакәтендә ике кеше үлгән, биш кеше имгәнгән

14 августта Актаныш районының Пучы авылы янында М7 трассасында коточкыч авария булган. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

Авария шаһитлары сүзләренчә, биредә «Лада» һәм Volkswagen кара-каршы бәрелешкән.

Ике кеше һәлак булуы, тагын биш кешене, шул исәптән ике баланы хастаханәгә озатканнар.

«Подслушано в Актаныше» төркемендә авария видеосы чыкты.

«Татарстан» телеканалы Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән хәбәр иткәнчә, «Лада Гранта» машинасы белән 32 яшьлек ир-ат идарә иткән. Ул Уфа ягыннан килгәндә каршы як полосага чыккан һәм зур тизлектә килгән килеш Volkswagen автомобиленә бәрелә.

«Лада Гранта» йөртүчесе һәм аның салонындагы 44 яшьлек пассажир хатын-кыз урында ук үлә. Ике кеше авыр имгәнә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар