Актаныш районында Россия көне уңаеннан ролик төшергәннәр
Видео төшерүне мәдәният йорты директоры Фәнзилә Хәйриева оештырган.
Актаныш районы Иске Байсар авылында 12 июнь — Россия көненә багышлап ролик төшергәннәр.
Видео төшерүне мәдәният йорты директоры Фәнзилә Хәйриева оештырган. Роликта аның ире — зоотехник Ирек Хәйриев, хатын-кызлар арасында туплы хоккей буенча Россия җыелма командасы спортчысы Лиана Ганиева, клуб хезмәткәрләре Әнвәр Вәлиев һәм Илгиз Гыйззәтуллин, авыл халкы катнашкан.
«Байсарда менә шундый талантлы кешеләр яши», — дип яза журналист Илдар Закиров.