Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Актаныш районында җитәкчеләр Гөлназ Шәрипҗанованың ачуын чыгарган?

Чалманарат авылы җитәкчеләренең "кадакка кадак какмавы" җырчыны чыгарыннан чыгарган!

news_top_970_100
Актаныш районында җитәкчеләр Гөлназ Шәрипҗанованың ачуын чыгарган?
Җырчы Гөлназ Шәрипҗанова узенең Instagram челтәренә Актаныш районы Чалманарат җитәкчеләре хакында кискен фикерләрен язган.

"Ни өчен мыскыл итәсез халыкны?! Яңа ел якынлашып килә, барлык районнарда, авылларда Яңа ел маскарады уза....Авыл хуҗалыгы, колхоз, спонсорлар авылдашлары өчен бәйрәм ясыйлар. Хәзер нинди бәйрәм ясасаң да акча кирәк, анысы берәугә дә сер тугел. Теләк бар икән, мөмкинчелек табыла. Бу юлы мөмкинчелекләре дә табылган, бәйрәм дә булдырылды. Ләкин авыл хуҗалыгы да, колхоз да "бер кадак та какмаган". Чыгыш ясаган өчен рәхмәт сүзе дә ишетмәдек. Кайтып кердек авылга, кап-караңгы, өр-яңа асфальт юл кардан эттерелмәгән. Бәләкәй балалар өчен бер горка, качель дә юк, нәрсә соң бу? Сөйләсәң сүз күп... Әле мин монда килен генә, ләкин мин башка авылларны бик күп кургән кеше. Ничек эшләргә тиеш икәнен беләбез. Эшли белмисез икән, газапламагыз узегезне дә, халыкны да. Җитәкчеләр, ачуымны чыгардыгыз", - дип язган ул.

Гөлназның бөтен ачулы сүзләрен язып бетермәле түгел, скриншотлардан укыгыз. Орфографиясе, тыныш билгеләре - һәммәсе Гөлназның ачуы хакында сөйли:




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100