Бүген иртән Актаныш районындагы Меңнәр авылында мунчада ике ир-ат ис газы белән агуланып үлүе турында хәбәр итәләр.
«Татар-информ» агентлыгы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән хәбәр иткәнчә, мәрхүм ир-атларга 56 һәм 53 яшь.
Мәетләрне Актаныш Үзәк районы хастаханәсе моргына китергәннәр. Фаҗига сәбәпләре ачыклана, диелә хәбәрдә.