news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Актаныш мәктәбендә ата-аналар балаларын татарча укытуга каршы чыкканнар

Татарча укытуга каршы чыккан әнине хуплап, башка ата-аналар кул чаба.

news_top
Актаныш мәктәбендә ата-аналар балаларын татарча укытуга каршы чыкканнар

Актаныш башлыгы Энгель Фәттахов район үзәгендәге 2нче санлы мәктәптә укытуны татарчага күчерергә тәкъдим белән чыккан.

Бу очрашудан видео мессенджерларда тарала.

«Актанышта да булмаса, кайда булырга тиеш?» — ди ул ата-аналар белән очрашуда.

Бер ана татарча укытуга каршы чыккан.

«Кертсеннәр шәһәрдә. Нигә кирәк Актанышта? Сез өлкән классларда русча укуга күчәбез, дисез. Ул бала татарча укый-укый да, ничек русчага күчә соң ул? Авыл балалары ничек имтихан, БДИ бирәләр?» - дип сорагач, калган ата-аналар, бу әнине хуплап, кул чаба.

Ана дәвам итә: «Нигә без балаларыбызны ниндидер тәҗрибә үткәрү өчен бирергә тиеш? Без тапканбыз икән ул балаларны, алар өчен җавап бирәбез, киләчәген дә без уйларга тиеш. Татарча укысын-укысын да, шәһәргә китеп, югары уку йортына керә, ул бала ничек укый соң анда?»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар