news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Актаныш кызы Сиринә Юнысова елата торган клип төшергән

Клипта ул үзе һәм ире катнашкан.

news_top
Актаныш кызы Сиринә Юнысова елата торган клип төшергән
https://www.instagram.com/sirena_renal/

Актаныштан яшь башкаручы Сиринә Юнысова инстаграмда үз сәхифәсендә яңа клибын тәкъдим иткән.

«Күкләрдә көтәрмен» дигән җырына клип тәкъдим итәм. Клип күңелгә авыр, әмма тормыштан алынган. Бу клипның мәгънәсе безнең гаиләгә кагылмый. Шушы өч көнлек дөньяда үпкә, ачу, көнләшүләргә юл куймыйча тормышны яратып, яратылып яшәгез. Берүк барыбызны да кайгы-хәсрәт урап узсын дигән теләктә калам», — дип язган өч бала әнисе.

Җырның сүзләрен шулай ук Актаныш кызы Гөлнара Җәлилова язган, ә көен Раил Өметбаев иҗат иткән.

Клипны караучылар елаган. «Күңелгә тия, йөрәккә үтеп керә торган мәгънәле клип», «Шәп булган», — дип канатландырган яшь башкаручыны инстачылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар