Актаныш кешесенең мәетен Чаллыда тапканнар
Елга буендагы чокырда яткан мәетне очраклы рәвештә бер хатын күреп алган.
Чаллы шәһәренең ЗЯБ бистәсендә Чаллы елгасы янындагы бер чокырда ир-ат мәете табылган. Аны узып баручы хатын күреп алган. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.
Мәрхүм Актаныш районыннан килгән 63 яшьлек ир-ат булып чыккан.
Мәетне тапкан хатын полиция чакырткан. Алар ир-ат мәетен караган һәм тапмаган. Судмедэкспертиза мәгълүматы буенча, ир-ат табылганга кадәр 1 сәгать алданрак вафат булган. Аның ни сәбәпле үлүе әлегә ачыкланмаган.