Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Актаныш хатын-кызлары махсус хәрби операциядә булган якташларына җибәрергә токмач баса

news_top_970_100
Актаныш хатын-кызлары махсус хәрби операциядә булган якташларына җибәрергә токмач баса
Фото: Актанышның "Без бергә" волонтерлык хәрәкәте телеграм каналы

Актанышның Куян авылы хатын-кызлары махсус хәрби операциядә булган якташларына токмач басып җибәрергә уйлаган. Актанышның «Без бергә» волонтерлык хәрәкәте телеграм-каналында апаларның токмач баскан видеосын урнаштырганнар. «Куян авылы апалары егетләребезгә 150 савытлык итеп токмач әзерләп яталар. Чиксез рәхмәт сезгә!» дип язганнар каналда.

Апалар токмачны клуб сәхнәсенә тезеп салган. Видеода алар район сугышчыларының исән-имин булып, тизрәк өйләренә кайтуларын теләгәннәр.

«Без, Куян авылы хатын-кызлары, махсус хәрби операциядә булган якташлар, райондашлар өчен токмач басып, аларга җибәрергә дип җыелдык. Барыбызның да теләк бер – сугышлар бетеп, безнең район сугышчылары, үзебезнең авылдан да бар, исән-имин генә өйләренә, гаиләләренә кайтып, тыныч тормышта матур итеп яшәсеннәр дигән теләктә калабыз. Бу теләк безнеке генә түгел, бу – бөтен Россиякүләм теләк. Моның өчен бөтен кеше җанатып тора. Ходаем, сугышлар бетеп, дөньялар тынычланып, балалар һәрберсе үз гаиләсенә кайтып, рәхәт тормышта яшәргә язсын», – дип сөйли бер ханым видеода.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100