news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Актаныш районының элеккеге башлыгы Энгель Фәттахов эшен судка тапшырдылар

news_top
Актаныш районының элеккеге башлыгы Энгель Фәттахов эшен судка тапшырдылар
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Актаныш районының элеккеге башлыгы Энгель Фәттаховка карата җинаять эшен гаепләү карары белән судка тапшырдылар. Бу турыда Татарстан прокуратурасына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

Энгель Фәттаховны узган елның мае аенда тоткарладылар. Ул вазифаи вәкаләтләрен арттыруда һәм ришвәтләр алуда гаепләнә.

Тикшерү версиясе буенча, Фәттахов биредәге фирма директорының 157 миллион сумлык мөлкәтен күчерүен таләп иткән. Законсыз алынган акча, шул исәптән күрсәтелгән хезмәтләрнең гомуми суммасы 26 миллион сумнан артып киткән. Моннан тыш, төзелеш фирмаларының берсе Фәттаховның йортына 14 миллион сумлык ремонт ясаган, бу – аңа күрсәтелгән ярдәм өчен башкарылган.

2012 елдан 2017 елга кадәр Фәттахов Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры вазифасында эшләде. 2018 елдан 2022 елга кадәр ул Татарстан Республикасының Актаныш районы башлыгы булды.

2024 елның ноябрендә Россия Эчке эшләр министрлыгы элеккеге Татарстан вице-премьеры һәм Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховның улы – Ильнар Фәттаховны федераль эзләүгә игълан итте. Ул нинди маддә буенча эзләнүе министрлыкның базасында күрсәтелмәгән, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 6 август 2025
    Исемсез
    Кеше көлдерү инде бу. Хөкүмәт башлыгы урынбасары шундый җинаятьче була аламы соң? Аны гаепсез дип табарлар. Уен уйнау гына бу.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар