Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Актаныш районында махсус операциядә һәлак булган Тәбрик Галиев белән хушлаштылар

news_top_970_100
Актаныш районында махсус операциядә һәлак булган Тәбрик Галиев белән хушлаштылар
Фотолар "Подслушано в Актаныше official" төркеменнән

Актаныш районы Әтәс авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган 37 яшьлек Тәрик Галиевны соңгы юлга озатканнар. Кайгылы хәбәрне гаиләсенә 27 февраль көнне хәбәр иткәннәр. 

Тәбрик Галиев февраль аенда каты яраланган һәм һәлак булган. Бу хакта район администрациясенә сылтама белән «116.ru» сайты яза. 

Тәбрик Галиев 1985 елның 5 сентябрендә Актаныш районы Әтәс авылында туган. 2002 елда авыл урта мәктәбен тәмамлап, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. 2006-2008 елларда Владивостокта чик гаскәрләрендә хезмәт итә. Армиядән соң Чаллы заводында экспедитор булып эшкә урнаша.

2022 елның 12 октябрендә 6 айга хәрби хезмәт үтү турында контракт төзи. Контракт апрель аена кадәр булган.

Егетне соңгы юлга озатырга якыннары, район хакимияте, Әфган сугышы ветераннары һәм авылдашлары җыелган. 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 4 март 2023
    Исемсез
    Авыр туфоагын жинел булсвн, урынын жэннэт турендэ булсын, балакаем! Эниенэ Аллах сбырлык бирсен!!! 🤲🤲🤲
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100