Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Актаныш егетенең исеме Чаллы Мемориаль комплексында мәңгеләштереләчәк

news_top_970_100
Актаныш егетенең исеме Чаллы Мемориаль комплексында мәңгеләштереләчәк
Фото: Актаныш район советы төркеме

Махсус хәрби операциядә һәлак булган Актаныш егете – өлкән лейтенант Борһанов Газинур Булат улының исеме Чаллы шәһәренең Мәңгелек уты янындагы мемориаль комплекста мәңгеләштереләчәк, дип хәбәр итә Актаныш районы советының аккаунты. Бу хакта Чаллы шәһәре Комсомол районы һәм Тукай районы хәрби комиссары Дамир Вәлиев искәрткән.

Матәм мәрәсимендә Актаныш һәм Чаллы хакимияте вәкилләре, хәрбинең якыннары, авылдашлары, дуслары катнашкан.

«Район башлыгы Ленар Зарипов, кайгы уртаклашып, мәрхүмнең туганнарына, якыннарына сабырлык теләде. Борһанов Газинур Булат улына 57 яшь иде. 1966 елның 14 маенда Бикчәнтәй авылында дөньяга килгән. Башлангыч белемне туган авылында алып, аннан Әтәс мәктәбендә укуын дәвам итә. Мәктәптән соң армия сафларына чакырыла. Тәвәккәл егет хәрби хезмәттән офицер погоннары белән кайта. Чаллы шәһәрендә төпләнеп эшли, яши башлый. Өйләнә, тормыш иптәше Ләйсән белән 1 ул тәрбияләп үстерәләр. Өлешчә мобилизация башлану белән махсус хәрби операциягә җибәрелә. 2023 елның 14 декабрендә Украинада, Донецк Халык Республикасы территориясендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була. Газинур Булат улының урыны оҗмахта булсын. Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз һәм сабырлык телибез», – дип яза аккаунт.

«Авыр туфрагы җиңел, җаны оҗмахта булсын. Туганнарына, гаиләсенә, әнисе Дәнифә апага сабырлык бирсен Аллакаем».;

«Урының җәннәт түрләрендә булсын, Газинур!»;

«Чын ир-егет, нинди эшкә тотынса да булдыра торган, ярдәмчел, тормыш иптәше Ләйсән белэн менә дигән ул үстергән энекәем минем, урыннарың оҗмахта булсын, без сине беркайчан да онытмаячакбыз! Дәнифә апа, Ләйсән акыллым, сезгә сабырлык»;

«Бик яхшы егет иде. Авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын мәрхүмнең»;

«Дәнифә апага, кыз туганнарына күркәм сабырлык, сәламәтлек бирсен», – дип язалар төркемдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100