Аксубайда яшәгән 83 яшьлек бабай оныгын көчләүдә гаепләнә
Татарстан Прокуратурасы 83 яшьлек Аксубай кешесенә карата гаепләү карарын кабул итеп, судка тапшырды.
![Аксубайда яшәгән 83 яшьлек бабай оныгын көчләүдә гаепләнә](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2018/6/7/3635f61fdb10219d4a862110f2b04e882aeda0d70c5bef04c8615ea80054.jpg)
Ир РФ Җинать кодексының 132 маддәсендә каралган җинаятьләрдә гаепләнә. Тикшерүчеләр фаразында, ул 2009 елның июненнән 2013 елның сентябренә кадәр үги оныгын - 2000 елгы кыз баланы даими рәвештә көчләгән. Барлыгы 52 җинаять эпизоды дәлилләнгән.
Ир җинаять юлына басканда 74 яшь, ә оныгына 9 яшь булган. Ир үзенең гаебен тулысынча таныган. Әлегә ул кулга алынмаган.
Ир җинаять юлына басканда 74 яшь, ә оныгына 9 яшь булган. Ир үзенең гаебен тулысынча таныган. Әлегә ул кулга алынмаган.